Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Аксак кәҗә бәласы

Нугай халык әкияте

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди, бер яр­лы агай. Яшә­сен яшәп, кар­та­еп, як­ты дөнья бе­лән сау­бул­лаш­кан­да, ан­нан ми­рас бу­лып дүрт улы­на бер кә­җә бә­тие ге­нә кал­ган. Әм­ма ул кә­җә бә­ти­е­нең дә әле бер арт­кы ая­гы ак­сак икән.

Әти­лә­рен соң­гы юл­га оза­тып кайт­кач, дүрт угыл ми­рас­ны бү­ле­шер­гә утыр­ган­нар. Кә­җә­нең арт­кы сә­ла­мәт ая­гын — олы ма­лай­га, ике ал­гы аяк­ны — ур­тан­чы ма­лай­лар­га бир­мәк бул­ган­нар. Ак­сак аяк исә ке­че ма­лай­га кал­ган. Бү­ле­шеп бет­кәч, кә­җә бә­ти­е­нең үс­кә­нен кө­тә баш­ла­ган­нар. Аңа тәм­ле пе­чән ашат­кан­нар, әй­рән эчер­гән­нәр, ки­чен, өй­гә алып ке­реп, учак янын­да җы­лы урын­га ят­кыр­ган­нар.

Шу­лай бер кич­не учак­тан кү­мер тө­шеп, кә­җә бә­ти­е­нең ак­сак ая­гын бәй­лә­гән чүп­рәк­кә ут кап­кан. Кә­җә бә­тие авыр­ту­дан си­ке­рә-си­ке­рә өй­дән чы­гып, ел­га бу­е­на ча­бып кит­кән. Ә ел­га бу­ен­да­гы бо­лын­да пе­чән эс­керт­лә­ре те­зе­ле­шеп то­ра икән. Кә­җә бә­тие эс­керт янын­нан уз­ган­да, ко­ры пе­чән­гә ут кап­кан да күз ачып йом­ган­чы эс­керт янып бет­кән. Ә бу пе­чән эс­кер­те хан­ны­кы икән. Мо­ны ишет­кән хан дүрт угыл­ны да хө­кем­гә тар­тыр­га бо­ер­ган.

— Эс­керт бә­я­сен тү­лә­мә­сә­гез, мин сез­не зин­дан­га ябам! — дип оран сал­ган ул.

— Без­нең бер га­е­бе­без дә юк, эс­керт­кә ут кә­җә бә­ти­е­нең ак­сак ая­гы­на бәй­лә­гән чүп­рәк­тән кап­кан. Ә ул ак­сак аяк — төп­чек ма­лай­ны­кы. Эс­керт бә­я­сен ул тү­лә­сен,— дип, өч угыл хан кар­шы­на ки­леп баш ор­ган.

— Әйе, әйе, эс­керт бә­я­сен чын­нан да төп­чек ма­лай тү­ләр­гә ти­еш! — дип, хө­кем ка­ра­ры чы­гар­ган ка­зый.

Төп­чек ма­лай ак­сак кә­җә бә­ти­ен җи­тәк­ләп хан кар­шы­на ки­леп бас­кан.

— Ха­ным-сол­та­ным! — дип, сүз баш­ла­ган ул. — Мин бу хө­кем ка­ра­ры бе­лән ки­леш­мим. Дө­рес, Сез­нең эс­кер­те­гез­гә ут ак­сак аяк­ны бәй­лә­гән чүп­рәк­тән кап­кан­дыр. Әм­ма ул ак­сак аяк­ны эс­керт яны­на өч сә­ла­мәт аяк алып кил­гән бит. Ә ул өч аяк­ның ху­җа­ла­ры — ми­нем абый­ла­рым...

Мо­ны ишет­кән хан уй­га кал­ган да яңа­дан ка­зый­ны ча­кы­рыр­га куш­кан. Ка­зый бу юлы төп­чек ма­лай­ның сүз­лә­рен рас­лап, эс­керт бә­я­сен өч өл­кән угыл­дан тү­лә­тер­гә ка­рар чы­гар­ган. Ә тап­кыр­лы­гы өчен хан төп­чек ма­лай­га бик ях­шы ат бү­ләк ит­кән. Хан яны­на кә­җә бә­тие җи­тәк­ләп кил­гән егет өе­нә ат­ка ат­ла­нып кайт­кан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев