Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Акбай белән Йомгак

Яшәгән ди Йомгак исемле песи баласы һәм Акбай исемле эт.

Йомгакларның ишегалдында Акбай дигән маэмай яшәгән. Акбай хуҗабикәсенең ихатасын саклаган, ул үзенә йөкләнгән вазифаның бик әһәмиятле булуын аңлаган һәм моның белән бик горурланган.
Шундый җаваплы эше булгач, аның бүтән маэмайлар белән бергә койрык болгап уйнарга һич вакыты булмаган. Песи баласы белән бигрәк тә.
Бервакыт хуҗабикәнең күршесе кергән дә үзләренә песине биреп торуын сораган. Аңа тычканнар тынгылык бирми башлаганнар икән.
Хуҗабикә күршесенә песиен бөтенләйгә биргән. Үзенә Йомгакны калдырган. "Әнисенә ошаса, бу да бик уңган, бик булган булыр, идән өстенә бер генә тычканны да чыгармас",- дип уйлаган.
Шулай итеп хәзер песи баласына да эш чыккан.
Песи баласы курыкса курыккан, тик куркуын йөзенә чыгармаган, тычканнарны идән өстенә чыгармыйча гына калмаган, идән астында да аларга көн бирми башлаган. Шуннан соң бөтен тычканнар кайсы кая качып беткән. Өйдә тычканнар калмагач, песи баласына да эш беткән. Ул баскычка чыгып, кояш җылысында озаклап кызынып йоклый башлаган.
Акбай да вакыт-вакыт оясыннан башын чыгарып аны күзәтә икән. 
Бервакыт Акбайның оясына тычкан килеп кергән.
— Әй, син кем буласың? — дигән Акбай. 
— Мин — тычкан! — дигән тычкан.
— Кем соң ул тычкан? — дигән Акбай. 
— Тычканмы? — дигән тычкан һәм бии-бии җырлап җибәргән:

Бер аягын кискән,
Бер аягын кыскан,
Койрыгын бөккән,
Менә кем ул тычкан!

— Әй-әй! Тукта, аңлашылды. Миңа өй сакларга комачаулыйсың, — дигән Акбай.
— Синнән башка да бик әйбәт саклыйлар аны. Песи барыбызны да өйдән куды. Сине дә куган ахры, — дигән тычкан. 
— Сезнең ул песиегез үзе дә миннән курка әле, — дигән Акбай. — Аңаргамы мине куркытырга! 
Тик тычкан Акбайга ышанмаган. Ул баскычта йоклап ятучы Йомгакка күрсәтеп: 
— Кач, тизрәк кач! Әнә ул монда гына, сикереп өстеңә ташлансамы! Карап торырга гына ул шундый йомшак кебек. Минем төпчек улым Чикылны үрле-кырлы сикерткән песи бит ул!
Үзе белән айга хәтле сикертә иде, өйнең түшәме тотып калды. Монда безне коткарырдай түшәм дә юк! — дигән.
Абай аны:
— Ташла әле юк-барны! Беләсең килсә, песинең минем оямнан атлап та кергәне юк, — дип тынычландырмакчы булган.
— Нишләп керсен ул? Синең салкын өеңдә ни калган аңа? Аның өе кышын да, җәен дә җылы. Ә синең өеңнең түшәме дә бик тәбәнәк, сикерерлек түгел, — дигән тычкан. — Әйтәм бит, тыштан караганда гына ул йомшак йомгак кебек.
— Ул йомшак йомгак кебек песи баласының сезгә нинди начарлыгы тиде соң? — дип кызыксынган Акбай.
— Нәселләре белән беребезгә дә тынычлык бирмиләр. Башта әбисе, аннан әнисе, хәзер менә баласы... Беребезне дә калдырмады, куып бетерде. Гомер иткән идән астыбызны ташлап китәргә туры килде. Их, өйдә песи түгел, син яшәгән булсаң... Без бергә шундый матур итеп яшәр идек!
Эт тычканны бик кызганган.
— Мин аны адәм рәтле песи бик торам. Йомшак җәеп, катыга утырта торган гадәтен белмәдем, — дигән.
— Ул әшәкенең дә әшәкесе. Минем аңардан да усалрак җәнлекне күргәнем юк. Инде кая гына барыйм икән? Үзем генә булса бер хәл иде, балаларым — йөрәк парәләремне кем саклар, кем яклар? 
Әтиләре дә песи белән көрәшеп һәлак булды. Балаларым белән кемгә сыеныйм хәзер? 
— Минем өем сезнеке кебек үк уңайлы түгел, риза булсаң, яшәгез монда, — дигән Акбай.
Тычкан бик сөенгән. Сөенеченнән Акбайны кочаклап үпкән. 
Тычканнарны куып бетергәч, Йомгакка эш калмаган. 
Хәзер Йомгак ашый да йоклый, ашый да йоклый, ашый да уйный гына икән.
Хуҗабикә:
— Бу песи бер дә әнисенә ошамады. Миңа мондый ялкау песи кирәкми, — дип аны чыгарып җибәргән. 
Йомгак мескен урамда елап утыра икән. 
Акбай аны да кызганган.
— Нишләп елап утырасың? — дигән.
— Элек мин җылы өйдә яши идем. Идән асты тулы тычкан иде, аларны куа идем, рәхәтләнеп йөгерә, сикерә идем. Хәзер тычканнар да юкка чыкты, миңа да көн бетте, — дигән Йомгак. 
— Ярар, елама, — дигән Акбай. — Минем оямда яшә. Миндә бик иркен түгел, шулай да сыярбыз.
Песи баласы ояда яши башлагач, тычкан балаларын алган да, идән астына күчкән. 
Хуҗабикә тычканнарның күбәюен күргәч, Йомгакны кире өйгә керткән. 
Аның өйгә кайтуын күргәч, тычканнар качмакчы булган. Тик Йомгак:
— Китмәгез, сездән башка эш харап! Сез булмагач, хуҗабикә мине санга сукмый. Идән астында яшәгез, мин сезне куган булырмын, тик тотмам үзегезне. Карагыз аны, азып кына китмәгез, юкса, җәлләп тормам үзегезне! — дигән.
Алар шулай яши башлаганнар. Хуҗабикә дә песиеннән канәгать булган, тычканнар да элеккечә азынмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев