Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Аю колак (әкият)

Борын-борын заманда ук түгел, узган гасыр азагында Татарстан дәүләте Тукай районындагы авылда бер малай туган.

Борын-борын заманда ук түгел, узган гасыр азагында Татарстан 
дәүләте Тукай районындагы авылда бер малай туган. Аңа Габдулла дип исем 
кушканнар. Әтисе Данияр – оста гармунчы, әнисе Фәйрүзә җырчы булганнар, 
улларының тәүфыйклы, моңлы бала булып үсүен бик теләгәннәр. Балалары 
бик елак булган. Төн дә белмәгән, көн дә белмәгән, елаган да елаган. 
Җырчылар да еламый гына үсми! Данияр-әти белән Фәйрүзә-әни улларын 
чиратлашып куеннарына салып, моңлы көйләр көйләп, ишекле-түрле йөреп 
тә, сиртмәле бала арбасына яткырып селкеткәләп тә караганнар, яшь бала 
елаудан туктамаган. Аптырагач, агач өйнең матчасына талдан үрелгән бишек 
элеп, бишек җыры җырлап карарга ниятләгәннәр. Фәйрүзә:
Йокла, балам, йом күзең,
Йом,йом күзең, йолдызым, - дип моңлы йомшак тавышы белән бишек 
җырлары көйләгән.
Көн артыннан көн үткән, елый-елый булса да, Габдуллабыз да үскән, 
балалар бакчасына йөри башлаган:
«-Бакчадагы балалар
Бик акыллы булалар,
Әнә ничек матур итеп
Тезелеп утырганнар».
Уллары бакчага йөргәндә дә бу өйдә җыр тынып тормаган:
“Үсә безнең фермада
Бик күп нәни бәтиләр,
Мә-ә! – диләр, мә-ә! – диләр, 
Башка берни белмиләр...”
Әтисе Данияр кичен эштән кайтып ашап-эчкәч, кулларына гармун, йә 
курай ала, ә Фәйрүзә иренә кушылып җырлый:
-Сөекле әниемнең, борчыгандыр җанын,
Күңелемнең көйсез һәрчагы,
Еласам – юаткан, иркәләп уяткан
Әниемнең җылы кочагы.
Әтисе-Данияр курай уйнаганда бала оеп китеп тыңлый, кайвакыт 
керфекләре арасында энҗедәй яшь бөртекләре дә күренгәли. Кем белә, ул 
бәлки шулай моң җыя торгандыр?!
“Кеше күңеле кара урман” – диләр, ә бала күңеле кышын энҗедәй ак 
кар бөртеге, җәен үләндәге иртәнге чык тамчысы кебектер. Ана күңеле – 
баласындагы һәр үзгәрешне тоючы, сабыр, сизгер күңел. Нигә соң әле 
Данияр белән Фәйрүзәнең татлы җан җимешләре әтисе белән әнисенә 
кушылып, моңлы тавышын дөньяга чыгармый?!! Кайчан туар бу көн?!
Габдуллабыз үз иптәшләренә ияреп мәктәпкә дә йөри башлаган. Ул 
башлангыч сыйныфта укыганда Фәйрүзә:
Үчти-үчти иткәнмен,
Үскәнеңне көткәнмен.
Җырла, улым, үскәчтен
Илгә хезмәт итәрмен!..- дип көйләсә, берничә елдан бу сүзләрне яңа 
сүзләр алыштырган. Бераз көрсенеп, ишетелер-ишетелмәс тавышы белән:
Колга буе үскәнсең, 
Үсеп буйга җиткәнсең.
“Аю колагыңа баскан!”
Моңсыз бала икәнсең, -дип җырлаган.
Ә Габдулла әнисенең сүзләрен ишетмичә кала алмаган. Бу сүзләр 
керсез күңелгә бик нык тәэсир иткәннәр, моңлы тавыш белән: 
Әй, Туган тел,
Әй, матур тел
Әткәм, әнкәмнең теле! дип җырлап җибәрмәсенме?! Менә сиңа “Аю 
колак”!
Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” 
җыры белән безнең Габдуллабызга да моң кергән бит! “Чын күңелдән 
теләсәң, сукыр күздән дә яшь чыга,”- диләр халкыбыз телендә.
Бу мизгелне бергәләп күзәткән Фәйрүзә-әни белән Данияр-әтинең 
күзләрендә дә яшь тамчылары күренгән, үзләре дә сизмичә, бертавыштан: 
“Сөбханалла!- дип әйтеп куйганнар. Ата-ананың моңы балаларына да күчкән 
бит! Ә татар моңы – үзәкләрне өзә торган моң, теле булган бер татарны да 
битараф калдыра алмый. Телебез исән булса моңыбыз да сакланыр. 
Балаларыбызга ятимлек китерүче сугыш кына тизрәк бетсә иде.
Әй, туган тел, 
Әй, матур тел, 
Әткәм, әнкәмнең теле.

Мәрданова Флера Госман кызы 
Тукай районы, Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев