Көмеш кыңгырау

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар!

Бүген Абдулла Алиш туган көн! Аның гыйбрәтле дә, кызыклы да әсәрләрен искә төшерик әле.

Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

Җирән Кашка беркөнне бик арган, кичен йокысы калган булган. Ул, ятып, бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйган да әйткән:

Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез, — дигән.

Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Рәхәт көн күргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән: көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзен онытканнар, аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

Аерылып киткәннәр килбәтсез бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, тиз генә кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар. Юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — аркылып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына, тешләрен шыкырдатып, күзләрен акайтып, бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган, авызын ялый-ялый ашый калган. Башкалары әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр. Йөгерә-йөгерә, көтүне узып киткән булганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгырауның матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, кыңгыравын көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, — дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларны болынга тараткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: