Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Яран гөл

Борын-борын заманда олы юл чатында бер татар авылы булган.

Ул авылның бер өендә яшәгән, ди, Ак әби. Ак әби башына ап-ак яулык, өстенә бала итәкле күлмәк, чигүле алъяпкыч, аягына каюлы читек кигән. Ак әби әнисен бик тә сагынган. Сагынудан аның чәчләренә чал кергән, маңгаенда җыерчыклары арткан. Ул әнисен сагынып моңсуланганда, капка төбенә чыгып җыерчыклы кулын маңгаена куеп, офыкларга төбәлә торган булган. Ә көннәрдән бер көнне аның җыерчыклы, йомшак уч төпләренә Шук җил малае вак орлыклар сибеп киткән. Әбекәй вак орлыкларларга карап торган-торган да уйга калган:

– Нинди орлыклар бу, нишләтергә? Тукта әле, мин бу орлыкларны бабагыз балчыктан ясаган чүлмәкле туфракка сибеп карыйм, – дигән дә орлыкларны туфракка сипкән. Аларны су сибеп, тәрәзә төбенә кояшка куйган.

Бу вак орлыклар шуны гына көткәндәй ай үсәсен бер көндә үсеп, шытып та чыкканнар. Көннән-көн яфраклары күбәйгән, озак көттермичә чәчәк бөреләре пәйда булган. Ә ул бөреләрдән ак, кызыл, алсу чәчәкләр ачылган да әбинең моңсу күңелен җылытып, ямьләндереп җибәргән.

– Әй гөлкәй, син минем күңелемдәге яраларымны, сагышымны эретеп җибәрдең, «ярамның гөле» дип сыйпаган да «яран гөл» дип исем биргән.

Шул мизгелдә яран гөлнең җылылыгыннан Ак әби – чулпылар таккан озын толымлы, чиккән калфаклы гүзәл кызга әйләнгән, ди. Кызның йөзе кояш кебек нур сипкән, ул йөргән сукмакларга яран гөл үскән, ди. Менә дусларым, яран гөл шулай барлыкка килгән. Шуннан бирле татар өйләренең тәрәзә төпләрен ямьләндереп, нур сибеп, җылылык биреп яран гөлләр үсеп утыралар, ди.

Нурия Сәйфетдинова.                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев