Көмеш кыңгырау

Ялкаубикә ничек үзгәргән?

Ма­тур­лык һәм хез­мәт йө­ри янә­шә.

Яшә­гән, ди, бер Ялкаубикә исем­ле бал кор­ты. Ул бик ирен­чәк, бик әк­рен, бик тә та­за бул­ган, ди. Аның бе­лән бер­кем дус бул­ма­ган, чөн­ки ул бер­ни эш­лә­мә­гән, бал да җый­ма­ган, гел үзе ту­рын­да гы­на уй­лап  яшә­гән. Ул  шу­лай да үзе ту­рын­да на­чар уй­ла­ма­ган, ял­гыз­лы­гын үзен­нән күр­мә­гән. Баш­ка бал корт­ла­ры аның шун­дый бу­лу­ы­на ап­ты­ра­шып бет­кән­нәр.

Аның бар­лык эше – ашау да йок­лау бул­ган. Ә, оныт­кан­мын икән, та­гын бер зур эше – көз­ге­гә ка­рар­га ярат­кан, лә­кин үзе­нең ар­тык си­мез бу­лу­ын көз­ге­дән дә күр­мә­гән.

Көн­нәр­дән бер көн­не ул чә­чәк ала­ны­на чык­кан. Ни күр­сен: бар­лык бал корт­ла­ры чә­чәк­тән чә­чәк­кә ку­нып, бал җы­я­лар, үза­ра кө­ле­шә­ләр, сөй­лә­шә­ләр икән. Аңа бик тә яман­су бу­лып кит­кән һәм дус­лар­сыз кү­ңел­сез икә­нен аң­ла­ган. Әм­ма аның бе­лән бер­кем­нең дә дус бу­ла­сы кил­мә­гән, хәт­та сөй­ләш­мә­гән­нәр дә. Ялкауби­кә кү­ңел­сез­лә­неп, ут тиз­ле­ген­дә өе­нә оч­кан. Бер­дән­бер юа­ны­чы – көз­ге­се кар­шы­на ятып бик озак ела­ган ул. Шул ва­кыт­та көз­ге­се җан­лан­ган һәм Ялкау­би­кә­гә чит­тән үзен күр­сәт­кән: бар­лык бал корт­ла­ры ты­ры­шып бал җы­я­лар, ә ул тик очып йө­ри, баш­ка­лар­га кү­ңел­ле, ә ул ял­гы­зы кө­не буе көз­ге кар­шын­да. Әйе, Ирен­би­кә­гә бик тә авыр бул­ган, үзе­нең ха­та­сын аң­ла­ган ул. Көз­ге­се аңа шун­дый ма­тур ки­ңәш бир­гән: «Син эш­лә күб­рәк, си­ңа дус­лар ки­рәк!»

Шул көн­нән Ялкау­би­кә­без көн дә баш кү­тәр­ми­чә эш­ли, баш­ка­лар ке­бек таң сы­зы­лу бе­лән ямь­ле алан­нар­га очып, бал җыя баш­ла­ган. Хуш ис­ле чә­чәк­ләр аны ел­ма­еп кар­шы­лый­лар, ко­яш­ның җы­лы нур­ла­ры аны ир­кә­ли, ә наз­лы җил, кы­зын ярат­кан­дай, ба­шын­нан сы­пы­ра. Аның би­ле көн­нән-көн неч­кә­рә, кә­е­фе дә кү­тә­ре­лә ба­ра. Бу үз­гә­реш­ләр­не күр­гән бал корт­ла­ры аның бе­лән сөй­лә­шә баш­лый­лар. Ә бер бал кор­ты аңа бо­лай ди:

– Син Ялкау­би­кә тү­гел, син хә­зер Тырыш­би­кә ин­де! Исе­мең­не үз­гәр­тик әй­дә!

Бу сүз­ләр­дән соң ул күк­нең җи­ден­че ка­тын­да бу­ла! Эх! Рә­хәт тә соң  дус­ла­рың бу­лу, алар­дан җы­лы сүз ише­тү!

Али­нә Ра­фи­ко­ва, 41 нче мәк­тәп, Чал­лы шә­һә­ре, «Ак кау­рый» әдә­би тү­гә­рә­ге әгъ­за­сы.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: