Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ялганчы керпе малайлары

Урманда керпеләр күп булган. Алар арасында керпе Энҗекәй белән керпе Батырның өч улы яшәгән.

Әти-әниләре балаларын дус булырга, бергә уйнарга, олыларга ярдәм итәргә өйрәткәннәр. Алар һәр кушкан эшне бергә эшләргә тиеш булганнар. Ике өлкән малай ялкаурак һәм хәйләкәррәк булган, ә кече керпе малае бик эшчән икән.

Бер көнне әтиләре балаларнына су ташырга кушкан. Үзе шул вакытта утын ярган.

- Хәзер әтием мин суга үзем барам, - дигән кече малай. Чиләк алган да чишмәгә чапкан. Ә зурлары иркәләнеп: - Безнең хәлебез юк, авырыйбыз. Бераз ятып торыйк әле, - дигәннәр. - Кереп ятып торыгыз, - дигән әниләре аларны җәлләп. Әти-әниләре олы малайларына ышанганнар. Шулай итеп, өйдә көндәлек эшләре калмагач, олы керпе малайлары дуслары белән аланга уйнарга чыгып киткәннәр. Башка керпе балалары белән рәхәтләнеп уйнап, чабып йөргәннәр.

Бервакыт боларны кече малай керпе күреп: - Абыйлар, нишлисез сез, кайда йөрисез? – дип сораган. – Хәлебез яхшырды да, әзрәк уйнап алырга булдык, -  диләр икән болар.

Энесе боларның хәйләсен сизеп ала да болай ди: - Әйдә алай булгач әнигә булышыйк инде. Олы абый, син идән себерә тор, ә кече абый, син тузан сөртерсең, - ди икән.

Керпе малайлар тагын авыруга сабышканнар. – Тагын хәлебез бетте, үзең генә эшлә инде, - дигәннәр дә бүлмәләренә кереп киткәннәр.

- Әтием, әнием, безгә ярдәм итегез, тамагыбыз шеште, башыбыз авырта, - диләр.

Көннәр үткән, ә кече малай әти-әнисенә булышкан. Олы абыйлары төрле сәбәпләр тапканнар. Шулай бервакыт олы абыйларының “оят” дигән нәрсәләре ирек бирми башлаган. Дөресен генә сөйләргә сүз бирешкәннәр. Ләкин нәрсә генә сөйләсәләр дә әти-әнисе дә, кече малай керпе дә ышанмыйлар, ди. «Кадерлеләребез, апаебыз, әти-әниебез, зинһар өчен безне тыңлагыз инде», - дип ялваралар, ди. Ике керпе малаена шулкадәр кыен булган.

Алар үзләре дә сизмәстән дуслашып киткәннәр, хәтта алдагы көннәрдәге кыенлыкларны да онытканнар. Барлык эшләрне дә бергәләп эшлиләр ди.

Менә шулай, дусларым. Бер тапкыр алдашып, аннары гел дөресен генә сөйләсәгез дә ышанмаска мөмкиннәр.

Мөслим районы Октябрь башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Мансур Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X