Үзсүзле аю баласы (әкият)
Яшәгән ди булган ди бер карурман эчендә кечкенә генә аю баласы. Аны әти-әнисе бик яраткан. Ә аю баласы бик иркә һәм үзсүзле булган.
Әти-әнисеннән бер көнне бал сорап, икенче көнне җиләк сорап үзенең
көен көйләткән. Шулай бик күп тәм-том ашый торгач, көннәрдән бер көнне
аю баласының бик каты теше сызлый башлаган. Әти-әниләре нишләргә дә
белмиләр икән.
— Кайда алып барыйк, нишләтик икән? — дип баш ватканнар.
Шул вакыт аю баласының елаганын ишетеп ябалак очып килгән. Эшнең
нәрсәдә икәнен аңлагач, урман читендәге бер күлдә тешләрне дәвалаучы
торна яшәвен әйткән. Аю баласының әти-әниләре бик сөенгән. Ябалактан
үзләренә юл күрсәтүен үтенгәннәр.
Алар бик озак бара торгач, урманны кичеп, урман читендәге күлгә килеп
чыкканнар. Торнаны табып аю баласына ярдәм итүен үтенгәннәр.
Торна аю баласының тешләрен дәвалаган, берсен алып ук ташлаган. Һәм
аю баласына тәм-томнарны әзрәк ашарга, тешләрен сакларга кушкан.
Аю баласының әти-әнисе торнага да, юл күрсәтүче ябалакка да бик күп
рәхмәтләр әйткәннәр. Ә аю баласы торна белән ябалакка бер түмгәк бал
биргән һәм тәмле әйберләрне күп ашамаска,тешләрен чистартып йөрергә сүз
биргән.
Шушы хәлләрдән соң аю баласы тешләрен һәрвакыт чистартып, әти-
әнисенең сүзен тыңлап кына йөри икән.
Сез дә балалар баллы әйберләрне күп ашамагыз! Тешләрегезне вакытында
табибка күрсәтеп, иртә-кич чистартып йөрегез! Аю хәленә кала күрмәгез!
Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
3 а класс укучысы Мөхәммәтдинова Гүзәл.
Рәсем Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев