Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Урман тылсымчылары

Ерак урманда яшәгәннәр, ди, көләч йөзле кызлар — урман тылсымчылары.

Ерак урманда, бәләкәй генә бер аланлыкта, зур булмаган бер әкияти өйдә яшәгәннәр, ди, көләч йөзле кызлар — урман тылсымчылары. Алар тату һәм бердәм яшәгәннәр, урманны саклаганнар. Озак еллар буена кызчыкларны беркем дә борчымаган. Шулай ук аларның булышчылары да бар икән: абыйлы-энеле аю Бум һәм Рум. Алар урманга да, тылсымчы кызларга да күз-колак булганнар.

Ә урманда гаҗәеп матурлык! Монда гөмбәләрне дә, чәчкәләрне дә, җиләк-җимешне дә күңелең күпме тели, шулкадәр таба аласың. Монда, дус-тату булып, җәнлекләр һәм хайваннар яшәгәннәр. Алар һәрвакытта да бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Тылсымчы кызлар үз урманнары һәм анда яшәүчеләр белән горурланганнар. 

Шулай бар да үз җаена барганда, җәйге бер иртәдә зур чыршы очыннан куркыныч тавыш белән саескан кычкырып җибәргән. Бар тереклек иясе куркуга калган. 

Кинәт урман тавыш, шау-шу белән тулган. Кәрҗин, чиләк, янчыклар белән урманга кешеләр килгәннәр: кайсы гөмбә һәм чикләвек җыйган, кайсы аланчыкта ял иткән. Кичкә кадәр алар машиналарында музыка акыртканнар, ә әкияти тылсымчы кызлар, тавыштан куркып, өйләрендә качып утырганнар. Ә төнлә белән күзләрен дә ача алмаганнар.

Иртән тау битеннән кояш чыккан, урманны яктырткан. Тылсымчы кызчыклар урман буена йөгереп чыкканнар һәм шаккатканнар. 

Урман — урман түгел, ә ниндидер чүплеккә охшап калган. Монда кәгазь битләре, чүпрәкләр, шешәләр, банкалардан алып, ашалып бетмәгән ипи кисәкләренә кадәр бар иде. 
Тылсымчы кызларның, бу күренешне күреп, кәефләре төшкән. 

— Нинди хәл соң бу?! Киттек, кызлар, урманны үзенең иске халәтенә кертик, чүпләрне җыештырыйк, алайса, монда җәнлекләр дә, кошлар да яшәмәсләр, — диешкәннәр дә эшкә керешкәннәр.

Ул арада әллә каян гына җил килеп чыккан, чәп-чарны бергә җыеп, очырта башлаган. Зилзилә тынганнан соң карасалар, ни кеше түгел, ни җәнлек түгел — ике куркыныч зат барлыкка килгән. Алар ябык, кыяфәтсез, пычрак, җитмәсә җырлыйлар да икән.

— Без ямьсез дә, куркыныч та,
Сез безне яратмыйсыз.
Алайса, нишләп чүпләрне 
Сез бирегә ташлыйсыз?
Нинди генә чүп юк монда?!
Тулган урман аланы.
Җиләк-чәчәк урынына
Монда чүплек базары.

Шуннан соң якты кояш качкан, урман да караңгыланган, бар җәнлекләр дә куркуга калганнар, качышып беткәннәр…

Тылсымчы кызлар курыкканнар, булышчы аюларын чакырганнар. Бум һәм Рум шунда ук ярдәмгә ашыкканнар. Алар каты итеп аваз бирүгә, әле генә үзләрен көчле итеп күрсәткән затлардан җилләр искән. Шул арада тылсымчы кызлар барлык урман дусларын чистарту эшенә дәшкәннәр. 

Берничә сәгатьтән урманда элеккечә матур итеп кошлар сайравы, чәчәктән-чәчәккә кунып җырлаучы бөҗәкләр тавышы ишетелгән. Урман элеккеге халәтенә кайткан. Тылсымчы кызлар җыелган чүпне дә әрәм итмәгәннәр: кәгазьдән һәм пакетлардан җәнлек балалары өчен уенчыклар ясаганнар.

Шулай итеп, урман тагын да гүзәлләнгән, яхшылык һәм матурлык җиңгән, ди! 

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев