Тылсымлы күпер (әкият)
Борын-борын заманда булган ике урман.
Борын-борын заманда булган ике урман. Берсендә яшәгән, ди тылсымчылар, тылсымлы җәнлекләр, анда хәтта үсемлекләр дә шундый матур, шундый серле булган, ди. Бу урман үзе дә яктылык белән тулып торган, андагы яшәүчеләр дә явызлыкны, начарлыкны белмәгән. Алар көн саен бергә уйнап, җырлап-биеп, бер-берсенә булыша торган булганнар. Ә икенче урман үзе караңгы, үзе шундый куркыныч күренгән. Яшәгән ди анда убырлылар, шүрәлеләр, явыз җәнлекләр.
Бу ике урман арасын аерып торган, ди бер елга. Елга аша урман яшәүчеләре бер-берсе белән аралаша алмаган, ди.
Шулай бер көнне шүрәле баласы елга буенда йөргән. Карый, ди, икенче яр буенда бер кыз уйнап йөри. Аның аркасында матур канатлары да кояш нурында ялтырап тора икән, ди. Шүрәле баласы тиз генә бер куак артына качып, күзәтә башлаган.
Бу кыз дусларын чакырган, шунда алар биеп тә алганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шүрәле баласының да алар белән бергә дуслашып, уйныйсы килгән, ди, ләкин ул ярның икенче ягына чыга алмый. Шулай итеп ул үзенең иптәшләрен һәм урманда яшәүчеләрне чакырып алган. Шүрәле баласы:
– Карагыз әле, икенче як урман ничек тату яши. Аларга бик күңелле: уйныйлар, җырлыйлар, бик тату яшиләр. Минем дә алар белән күңел ачасым килә, - дигән.
Шүрәле баласы бу сүзләрне әйткәч, елап җибәргән. Калганнар елганың икенче ягына күз салганнар. Чыннан да, андагы яшәүчеләр бик тату күренәләр. Аларының бергә күңел ачулары да, кара урманда яшәүчеләргә ошап китә. Болар барсыда җыелышып уйлый башлаганнар, ничек икенче яр буена чыгырга микән диеп. Тик уйларына бер фикер дә килми икән. Шулай итеп, араларыннан бер карт шүрәле чыккан:
– Безгә алар белән дуслашырга кирәк. Шулай иткәч кенә, алар безгә ярдәм кулын сузачак.
Кара урман яшәүчеләре бергәләп кычкыра башлаганнар:
– Карагыз әле, ярдәм итегезче безгә дә!
– Ничек ярдәм итик, сез бит явызлар, яхшылык эшли белмисез, тату яшәмисез, — ди, икенче як урманның акыл иясе.
– Юк, без бүтән бер дә алай эшләмәсбез, дус, тату яшәрбез, — ди, карт шүрәле.
Бу сүзләрдән соң акыл иясе ризалык биреп, үзенең тылсымлы таягы белән җиргә бәрә. Шул вакытта елга аша тылсымлы күпер барлыкка килә һәм кара урман да яктырып китә, кошлар сайрый башлый, урман яшеллекә күмелә. Шул көннән бирле бу ике урман яшәүчеләре бер-берсенә булышып, бик тату яши башлый, ди.
Бу әкияттең сере шунда, дус яшәргә кирәк, яхшылык эшли белергә кирәк, шулай булган да гына уңыш елмаер.
Хәлиуллина Алсу Ильдусовна, Мөслим районы «Ләйсән» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев