Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тылсымлы карандаш

«Адымнар-Казан» мәктәбенең 5К сыйныфы укучысы Рания Шәйхетдинова әкияте.

Әкиятем –  Морат исемле малай турында. Ул дүртенче сыйныфта укый, ди. Моратка барлык фәннәр дә җиңел бирелә – гел «5»ләр генә ала, ди. Тик менә рәсем дәресеннән хәлләре бер дә шәп түгел икән. Бу Моратны, әлбәттә инде, бик борчый. Ни өчен дисәң, беренчедән, ул рәсемнәр ясарга бик тә ярата, икенчедән, аның күңелендә рәссам булу хыялы яши. Рәсемнәре генә һаман матур чыкмый да чыкмый...

Беркөнне Морат өенә моңсу гына кайтып бара иде, чөнки ул рәсем дәресеннән тагын «2»ле алды. Кинәт аның карашы чирәмдә аунап яткан бер карандашка төште. Ул аны кулына алды. Карандаш бик матур һәм биш төсле иде. Кечкенә чагында, аның мондый карандашы бар иде бит! Әнисе бүләк иткән иде, ләкин ул югалды. Моратның шул карандаш белән ясаган рәсемнәре бик матур чыга иде. Рәссам булу хыялы да – шуннан.

Морат, сөенә-сөенә, карандашны өенә алып кайтты, рәсемнәр ясап карады. Барысы да бик матур килеп чыга башлады.

Алдагы кичне аның теше төшкән иде. Төнлә ул янына тылсымчы Фея килүен теләде. Һәм Фея чыннан да килгән булып чыкты. Карандаш аның бүләге иде.

Карандаш табылган көнне Фея Моратның төшенә дә керде. Ул болай дип сорады:

– Морат, минем бүләк сиңа ошадымы?

– Бик тә ошады. Зур рәхмәт сезгә! – дип җавап бирде малай. – Рәсемнәрем бик матур чыга хәзер.

– Бу – тылсымлы карндаш. Кемнең матур итеп рәсем ясарга өйрәнәсе килә, мин аны шуңа бүләк итәм. Ләкин бөтенләйгә түгел, өйрәнеп беткәнче генә. Син вәгъдә бир: рәсем ясарга ныклап өйрәнгәч, карандашны табылган урынына илтеп куярсың. Башка укучылар да аннан файдалансын, – диде дә Фея юкка чыкты.

Хәзер Моратның барлык рәсемнәре бик тә матур була, гел «5» ләр генә алып кайта башлады. Ә тылсымлы карандашны, Феяга вәгъдә иткәнчә,  Морат табылган урынына илтеп куйды.

Рания Шәйхетдинова, «Адымнар-Казан» мәктәбе, 5К сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев