Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тылсым мәктәбе (әкият)

– Синдә тылсымга сәләт булырга тиеш, һәм аны үстерергә кирәк! – Сәрбиназны Тылсым мәктәбенә укырга алдылар.

Казан шәһәренең бер почмагында Сәрбиназ исемле хыялый кыз яшәгән. Ул тылсым мәктәбенә укырга керергә теләгән. Шул мәктәпне төшләрендә күреп азапланган. 
18 яшь тулгач, Сәрбиназ әти-әнисеннән күченгән. Озак эзли торгач, ул Тылсым мәктәбен эзләп тапкан. Ул мәктәп шундый матур бинада урнашкан икән, җемелдәп кенә тора инде! Дуслар, сезнең дә беләсе киләдер бу мәктәпнең кайда урнашканын, ләкин әлегә моны сер итеп саклыйк.

Сәрбиназ мәктәп янында көмеш төсендәге мәчене күреп алган. 
Мәче дә, кызны күреп, үз-үзенә: «Бәтәч, бу кызны беркайчан да күргәнем юк иде. Безнең мәктәп укучысы түгел бит бу» – дигән. 

Сәрбиназ аңа: «Әйе, мин монда укымыйм, ләкин мин Тылсым мәктәбе бар икәненә һәрчак ышана идем!» – дигән. 

– Димәк, син гади җир кешесе, ләкин минем телне аңлыйсың? Синдә тылсымга сәләт булырга тиеш, һәм аны үстерергә кирәк! – Мәченең шушы сүзләреннән соң Сәрбиназны тиздән Тылсым мәктәбенә укырга алдылар. 

Уку монда бик авыр икән, әмма кыз бик тырышты. Ул үзенең яңа белемнәрен һәм күргән тылсымлы әйберләрне куен дәфтәренә терки башлады. Аның бүлмәсенең тәрәзәләренә алмагач терәлеп тора иде. Беркөнне, куен дәфтәренә язган мәлдә, ачык тәрәзә аша алмагачтан кып-кызыл алма килеп төште. «Мин яши торган җирдә мондый алмалар юк!» –дип уйлады кыз һәм куен дәфтәренә алма турында язып куйды.

...Кинәт Сәрбиназ уянып китте. Бу төш кенә булган икән! Кыз әти-әнисе янына йөгереп килеп, төшен сөйләп бирде. Әти-әнисе аңа Тылсым мәктәбенә ышанмаска кушты. Ләкин үз бүлмәсенә кире әйләнеп кергәч, кыз Тылсым мәктәбендә күргән алманы күрде.

– Әйттем ич! Бу төш кенә булмаган, ахрысы, – дип уйлады хыялый Сәрбиназ.

Хәбибуллина Сәмирә, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 14нче гимназиясе 5 "б" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев