Тәртипсез малай турында әкият
Бер авылда бик тәртипсез малай яшәгән, ди. Кечкенәләрне рәнҗеткән, таш бәреп, тәрәзәләрне ваткан, кош ояларын җимергән, әти-әнисенә дә булышмаган.
Бер төн малай йокларга яткач, урамда көчле давыл чыккан. Бер дә курку белмәгән малай бу юлы нык курыккан, юрган астына качкан. Кинәт тәрәзә ачылып киткән һәм җил өермәсе малайны эләктереп урмандагы Убырлының йортына илтеп аткан. Карчык бу хәлгә сөенә: «Сыйланам бүген!» – дип, мичкә ягарга керешкән. Малай көчкә телгә килеп: «Зинһар, ашама мине, карчык, бөтен шартыңны үтәрмен», – дип ялына башлаган. Шуннан карчык: «Әгәр өч көн буе яхшылык кына эшли алсаң, өеңә кайтарып куярмын», – дигән. Малай төн буе «Нинди яхшылык эшләп булсын инде бу урманда», – дип уйланып чыккан.
Иртән бер агач башындагы кошчыкларның борчулы чыркылдауларын ишеткән. Караса, хәйләкәр төлке аларга хөҗүм итәргә әзерләнеп тора икән. Малай, төлкене чакырып алган да, Убырлының бүген иртән генә майлы үрдәк итләре алып кайтканлыгын, үзенең хәзер өйдә түгеллеген әйткән. Төлке, тизрәк үрдәк ите эләктерим дип чабып барганда, Убырлы куйган капканга эләккән. Шулай итеп, малай кошчыкларны да коткарган, төлкене дә акылга утырткан.
Урман буйлап барганда кечкенә куян баласын очраткан. Ул мескен уйнарга чыккан да адашкан, хәзер өен таба алмый икән. Малай ничек ярдәм итәргә белми торганда, болар янына төлкедән коткарган нәни кошчыкларның әнисе килеп җиткән. Ә ул куянның өен белә икән. Шулай, бергәләшеп, куян баласын өенә илтеп куйганнар болар. Куянның әнисе баласы табылуга шундый шатланган, үзенең дә бу малайга яхшылык эшлисе килгән. Ул аңа: «Әйдә без аңа, бергәләп, күчтәнәчкә урман җиләге җыйыйк. Бәлки күңеле йомшарыр да, сине өеңә җибәрер», – дигән. Малай ризалашкан. Кичен ул әбине бер кәрҗин җиләк алып кайтып сыйлаган.
Икенче көнне карчык малайга утын ярырга кушкан. Малайның моңарчы мондый эшләр эшләгәне булмаган, ләкин өенә кайту теләге көчле булганга, ул, тирләп-пешеп, әбинең утыннарын ярып та, өеп тә биргән.
Менә өченче көн җиткән. Малай, өенә кайтып китү өмете белән, бик тырышып, карчыкның ватылган баскычын да төзәткән, купкан коймаларын да кагып куйган. Убырлы мондый булышчы табылуга бик сөенгән, малайны бөтенләй өенә җибәрәсе килми башлаган. Оча торган себеркесен юри ватып куйган да әйтә икән: «Мин сине авылыңа кайтара алмыйм әле, себеркем ватылды», – дигән. Малай аптыраган, ничек тә бу себеркене төзәтергә уйлаган. Ләкин өйдә әтисенә булышып өйрәнмәгәч, мондый эшләрне эшли белмәгән. Ул себеркене бер сүткән, бер җыйган, тагын бер кат сүтеп җыйган, тырыша торгач, себерке эшләп киткән. Убырлы инде, болай булгач, теләмәсә дә, малайны өенә кайтарып куярга мәҗбүр булган.
Шушы хәлләрдән соң, малай бик нык үзгәргән: бары тик яхшы, файдалы эшләр генә эшләргә тырышкан, беркемне дә рәнҗетмәгән, әти-әниләренә дә бөтен эштә булышкан.
Айсылу Ильясова, Чаллы шәһәре, 14 нче гимназия, 5А сыйныфы.
Ләйсән Галиуллина рәсеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев