Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әкият язабыз

Төлке дуслаштырды...

Җәйнең матур көннәрендә Ислам белән Мәликә җир җиләге җыярга киттеләр. Кулларында – 5 литрлы чиләк.

Барып җитәргә әз генә калды инде. Ислам кинәт күзләрен зур итеп ачып, коты алынган кыяфәт чыгарды.

–         Нәрсә күрдең? – дип куркып сорады Мәликә.

–         Анда... анда...

–         Нәрсә анда, нәрсә-ә?

–         Бер әйбер дә юк, – дип көлеп җибәрде Ислам.

–         Тиле!

Мәликә үпкәләгән иде, калган юлда бер сүз дәшми барды.

Менә алар урманга  килеп җиттеләр. Ай-ай быел җиләк күп икән, иелеп, үләннәрне аралый башлауга берсеннән берсе эре җиләкләр әйтерсең, тәгәрәшеп килеп чыкты. Ислам бер җиләкне чиләгенә сала, бишесен ашый икән. Мәликә исә тиз-тиз җыюын белде.  Чиләген тутырды да, малай аны-моны сизмәгәндә, аңа әйтми-нитми өенә йөгерде.  Җиләкле чиләген чоланга гына куйды да кыз, верандага кереп, көрән төстәге иске-москы киемнәргә киенде. Аю битлеген дә эләктерде. Һәм кире урманга, җиләк җыйган җиренә килде. Ислам һаман шунда иде әле. Як-ягына каранып ала да, иелеп җиләк ашарга тотына, аннары торып басып тагын карана. Мәликә агачлар арасыннан аның янына килеп, махсус кыштырдый башлады.

–         Кем монда? – дип куркып сорады Ислам.

Мәликә көрән төстәге киемнәрдән аның каршына килеп чыкты:

–         Бууу, курыктыңмы?

«Аю» күргәч, Исламның кәрҗиндәге бар булган җиләге дә коелды. Мәликә битлеген салгач кына, җиңел сулап куйды малай.

–         Уф, тиле кыз, син икән әле!

–         Син мине куркыткан идеңме? Хәзер менә мин сине! Без «квиты»!

Алар көлешә-көлешә кайтырга чыктылар. Ике якта да басу, иген кыры матур булып талгын җилдә дулкынланып утыра. Шул дулкыннар арасында кинәт кишер сары төстәге ниндидер җанвар күренмәсенме?

–         Ислам, төлке бит бу!

Кыз шулай дип кычкыруга төлке кинәт алар каршына атылып чыкты да, туктап калды. Һәм корбанына ташланасы җәнлек кебек акрын гына аларга таба килә башлады. Монысын ук икесе дә көтмәгәннәр иде. Ислам шундук артка элдерде (малай кеше бит), әмма Мәликәнең сихерләнгәндәй төлкегә карап басып торуын күргәч, саклану өчен тиз генә җирдән бер таяк эләктерде дә, кызны да кулыннан җитәкләп үзенә ияртте. Озак йөгерделәр алар. Борылып караганда, төлке инде кире басу эченә кереп югалган иде.

–         Әйдә, икенче юлдан әйләнеп кайтабыз, – дип тәкъдим итте малай, – кем белә, бәлки ул котырган төлкедер. Котырган төлке тешләсә, кеше үлә, ди безнең әни.

Алар кайтып җиткәндә, көн инде кичкә авышкан иде.

–         Әйдә, киттек безгә, – диде Мәликә, малайның буш чиләгенә карап, – мин сиңа үзем җыйган җиләкнең яртысын бирәм.

–         Кирәк түгел! – диде Ислам уңайсызланып.

–         Кирәк!

Менә шулай якын дусларга әйләнделәр малай белән кыз. 1нче сентябрьдә мәктәпкә дә алар икесе бергә килделәр. Һәм сыйныфташларының:

–         Сезне нәрсә дуслаштырды әле шулай? – дип соравына икесе дә:

–         Төлке! – дип җавап бирделәр.

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев