Тәмле сөт
Яшәгән, ди, Чаллы шәһәрендә әти-әнисе белән Гүзәл исемле кыз. Ул «Алан» исемле иң матур балалар бакчасына йөргән.
Гүзәл бик тырыш, акыллы кыз булган. Әти-әнисенең дә, авылда яшәүче әби-бабасының да, тәрбияче апаларының да сүзләрен тыңлаган.
Сүз тыңласа да, аның бер начар гадәте булган. Ул сөт эчәргә яратмаган.
Сөт эчәр вакыт җитсә көйсезләнә башлаган, елаган чаклары да була икән. Әти-әнисе дә, тәрбияче апалары да сөтнең бик файдалы икәнен аңлатып караганнар. Тик ул һәрвакыт үз сүзендә торган: «Сөт эчмим, ул тәмсез!» – дигән.
Матур җәй көннәре җиткән. Гүзәлнең начар гадәте шул килеш калган. Әти-әнисенең ял көннәрендә алар бергәләп авылга кайтканнар. Гүзәлгә авылда бик рәхәт булган. Үл үзенә яңа дуслар тапкан. Шулай ук ялга дип, әнисенең абыйлары да кайтканнар. Аларның Гүзәл кебек малайлары – Илназ бар икән. Гүзәл белән Илназ икәүләшеп бабалары ясаган бассейнда су коенганнар, зур ишек алдында рәхәтләнеп уйнаганнар, йорт хайваннары белән танышканнар. Кыям бабалары, оныкларын ияртеп, су буйларында йөргән. Алар кечкенә бозауны су буена алып төшкәннәр, аны яшел чирәм белән сыйлаганнар, инештән су эчергәннәр. Аңа Чибәр дип исем дә кушканнар.
Беркөнне Чибәр авырып киткән, гел ятып кына тора икән. Кыям бабай мал табибын чакырган. Мал табибы Чибәрне караган, тик бер чирен дә тапмаган. Илназ да, Гүзәл дә бик кайгырганнар, мал табибыннан: «Чибәркәй терелсен өчен нәрсә эшләргә?» – дип сораганнар. Мал табибы: «Берәр тәмле әйбер эчертегез» – дип киңәш биргән. Гүзәл белән Илназ әбиләре янына йөгергәннәр. Дәлилә әбиләренең песиләрен сөт белән сыйлап торган чагы икән. «Иң тәмле әйбер – сөт ул», – дигән әбиләре. Гүзәл сөт сүзен ишеткәч, борынын гына җыерган. Кыям бабалары Чибәркәйгә Чәчкә исемле сөтлебикәнең сөтен эчергән. Сөт эчкәч, Чибәркәй чынлап та терелгән, яшел чирәм ашый башлаган. Дәлилә әбиләре сөтлебикәне савып, оныкларына да сөт биргән. Илназ шунда ук бер кружка сөтне эчеп бетергән, ирен өстендә ап-ак мыеклары гына сызылып калган. Гүзәл: «Сөт эчмим, ул тәмсез», – дип, яраткан сүзләрен кабатлаган.
– Кара әле, Илназ, Чәчкәнең сөтен эчкәч, синең тешләрең ап-ак икән, – дигән әбиләре. – Сөт бит ул тешләрне агарта, ныгыта.
– Синең күзләрең дә нинди зәңгәр, – дип сүзне дәвам иткән бабалары. – Чәчкәбез болынлыкта зәңгәр чәчәкләр ашагандыр. Сөт эчкәч, күзләр дә яхшы күрәләр шул. Сөт эчкән кеше, матур да, сәламәт тә була!
Илназга бик рәхәт була бу сүзләрне ишетүе! Ә менә Гүзәлгә... – Минем дә Илназ кебек матур, сәламәт, зур булып үсәсем килә, – дип еламсыраган ул. – Минем дә тешләрем ак һәм нык булсыннар, күзләрем ялтырап торсыннар! Миңа да сөт бирегез! Тәмле сөт!
Шул көннән башлап, Гүзәл дә сөт эчә башлаган. «Сөт эчмим, ул тәмсез», – диеп, башка беркайчан да әйтмәгән. Чәчкәне төрле төстәге чәчәкләр белән сыйлаган. Чәчкә, рәхмәт әйтеп, аңа ап-ак, хуш исле, тәмле сөт биргән.
Дөлфирә Шәрифуллина, Чаллы шәһәре.
фото https://pixabay.com/ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев