Көмеш кыңгырау

Тиенкәй

Кара урманда бер тиен кызы яшәгән. Ул бик шук һәм кызыксынучан булган. Дуслары да күп икән.

Беркөнне тиенкәйнең әнисе аңа гөмбә, җиләк-җимеш һәм чикләвек җыярга кушкан.

– Кызым, кыш бик озын, ач торып булмас. Алдан әзерләник! – дигән.

Тиенкәй дусларын чакыра: ак тәпиле куян кызын, көчле аю малаен, зирәк һәм хәйләкәр төлке кызын, сөйкемле һәм батыр бүре малаен. Алар, бергәләшеп, урман буйлап сәяхәткә китәләр. Бара торгач, урман куелыгында үсеп утырган карт юкәгә юлыгалар. Аның кәүсәсендә зур гына куыш бар икән, һәм шунда шөпшәләр оялаган. Аю баласы моны күрә дә:

– Шәп булды! Хәзер бал белән сыйланабыз! – дип кычкырып җибәрә һәм юкәгә менеп китә.

Калганнар исә, аңа бераз карап торалар да, кәрзиннәренә җиләк җыя башлыйлар. Якында гына сазлык була. Куян кызы ялгыш шул сазлыкка барып чыга. Үзе дә сизмәстән, бата башлый. Дусларын ярдәмгә чакыра:

– Коткарыгыз! Коткарыгыз! Ба-та-ам!..

Җиләк җыеп йөргән җәнлек балалары барысы да ярдәмгә ашыга. Әмма сазлык куян кызын шулкадәр каты итеп суырган, тартып чыгарырга көчләре җитми икән. Шулвакыт көчле аю малаеның юклыгы исләренә төшә. Аны чакыралар да, ул куянкайны сазлыктан тартып чыгара.

Бераз хәл алгач, нәни дуслар, шатланышып, тагын урман буйлап китәләр. Баралар, баралар һәм Шүрәлегә юлыгалар. Ә Шүрәленең җәнлек балалары белән кети-кети уйныйсы, аларны алдалап адаштырасы килә икән. Шүрәленең бу мәкерле хәйләсен зирәк төлке кызы бик тиз сизеп ала һәм үзен алдый.

– Шүрәле абый, без бик арыдык. Ашыйсыбыз килә. Ач килеш бер дә уйный алмабыз шул. Син безгә тәмле ризыклар алып килче! Без шушы аланда сине көтеп торырбыз, – ди.

Шүрәленең өенә кереп китүе була, җәнлек балалары урман куелыгына кереп йөгерәләр. Шактый озак йөгерәләр алар һәм юлны югалтып адашканнарын аңлыйлар.

Батыр бүре малае бераз уйлап тора да, зирәк төлке кызы белән киңәшкәч, кайтыр юлның планын төзи.

Зур авырлыкларны җиңеп, дуслар кайтырга чыгалар. Урман аланнарында туктап, кәрзиннәрен гөмбә, җиләк-җимеш белән тутыралар, чикләвек тә җыялар. Тиенкәйнең әнисе аларны бик шатланып каршы ала. Кызы урманда күргән маҗараларны сөйләгәч, ул болай ди:

– Күрдегезме инде, балалар: дуслык барлык авырлыкларны да җиңәргә булыша, һәрчак шулай дус, бердәм булып яшәгез. Бердәмлектә – көч!

Нурия Хөсәенова, Казан шәһәре, «Адымнар» мәктәбе, 6Е сыйныфы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: