Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Сорыколак әкияте

Яшәгән ди Сорыколак исемле бер куян малае. Бигрәк тә шук, тиктормас һәм үзсүзле икән.

Әнисе кушканның гел киресен эшли ди: уенчыкларыңны җыештырып куй дисәләр – туздыра, киенеп йөрергә кушсалар – гел җиңелчә киенә икән. Менә бүген дә әнисе аңа:

– Улыкаем, кыш җитте, салкыннар башланды, соры курткаңны салып ак туныңны кияргә вакыт, өшерсең, туңарсың, – дигән. Ә Сорыколакның кирелеге бик көчле, ул тагын соры курткасын киеп уйнарга чыгып китә. Урамда бөтен куян балалары ак туннарын, башлыкларын кигәннәр, рәхәтләнеп уйныйлар, күңел ачалар. Сорыколак та аларга ияргән. Әнисенең:

– Киенеп йөр, өшерсең, – дигән сүзләрен колагына да элмәгән.

Куян балалары урман аланында кар атышып, куышлы, качышлы уйнаганнар.

Бервакыт урман ягыннан тавыш ишетелгән:

– Уууууууу, бигрәк салкыыыыыын.

Куян балалары игътибар белән борылып карасалар, куркып киткәннәр. Бер бүре салкынга бөрешеп, тешләрен шыкырдатып улап утыра икән. Шулвакыт бүре куян балаларын күреп алган һәм аларга таба килә башлаган. Куян балалары бик курыкканнар һәм өйләре ягына йөгерә башлаганнар. Сорыколак та аларга ияргән. И чаба икән, и чаба, ә явыз бүре аның артыннан. Менә хәзер бүре тешләренә эләгәм дигәндә генә, Сорыколак бер агач куышлыгы күреп ала да анда кереп кача. Ә бүре аның артыннан кермәкче була – башы кысылып кала. Агач куышлыгында Сорыколак дер калтырап утыра, ә бүре муены кысылудан ачы итеп улый икән. Куян балалары өйләренә кайтып җитеп, әти-әниләренә эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирәләр.

Боргалана торгач, явыз бүре ниһаять агач куышлыгыннан башын азат итә һәм авыртуга түзә алмыйча улый-улый урман эченә кереп югала. Шуны гына көткән Сорыколак, бар көчен җыеп, өйләренә таба йөгерә. Баласының исән-сау икәнен күргәч, әнисе аны кочып елап җибәрә. Сорыколак:

– Әнием, син мине гафу ит, мин һәрвакыт синең сүзеңне тыңлармын, – дип сүз бирә. Шушы вакыйгалардан соң Сорыколак өлкәннәрнең сүзләренә игътибар итә, тыңлый башлый. Ә инде үзенең соры курткасын салып, ак тунын киеп, кыш буе рәхәтләнеп йөри икән.


Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 3нче номерлы “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев