Көмеш кыңгырау

Шифалы су (әкият)

Тукай районы Күзкәй мәктәбеннән Розалия Габдуллина язып җибәргән әкият.

Яшәгән, ди, булган, ди, әби һәм аның оныгы. Көннәрдән-беркөнне әби авырып киткән.

– Кызым, матурым, минем бүлмәдә агач сандык эчендә шифалы су белән тулган чүлмәк бар. Шул чүлмәкне алып килче, – дигән.

Кыз әбисенең бүлмәсенә кергән. Теге чүлмәкне бөтен җирдән эзләсә дә таба алмаган. Шулвакыт күзе иске шкафка төшкән. Ачып караса, сандык шунда булып чыккан. Сандык эчендә ниндидер тотка күренгән. Ни дә булса уйларга да өлгермәгән, ул сандык эченә төшеп киткән. Күзләрен ачса, ниндидер урман кырыенда ята икән. Менә урман ягыннан Ак бүре килеп чыккан да:

– Син минем урманда нишләп йөрисең? Бу җирләрдә минем рөхсәттән башка  йөрергә ярамый! – дигән.

– Бүрекәй, син ачуланма гына, мин хәзер китәм. Әз генә ял итеп алырга рөхсәт бирче миңа. Әбиемә шифалы су эзләп килгән идем, ләкин кая икәнен белмим. Әбием бик нык чирләп китте, – дигән кыз.

– Син бик акыллы кызга охшагансың, мин сиңа булышырмын, – дигән Ак бүре. – Әнә тегендә зур тау күрәсеңме? Иң биек җиренә менә алсаң, шифалы суны табарсың.

Һәм Ак бүре кызга бәләкәй генә тартма биргән. Бара торгач, кыз кара урманга барып чыккан. «Бигрәк куркыныч. Юк! Куркырга кирәкми, мин әбиемә шифалы су алып кайтырга тиеш!» Шундый уйлар белән ул урманга кереп киткән. Урман юлы кызны урманның икенче ягына кадәр алып чыкан. Аннан бик биек тау күренеп тора икән. Бу тауга ничек менәргә дип уйлауга, кулындагы тартма исенә төшкән. Тартманы ачса, анда кечкенә генә чеби утыра.

– Бу чеби ничек булыша алсын инде? – дип уйлый кыз. Чебине сыйпавы була, ул кызны өскә алып менеп китә. Аны менгергәч, чеби кире тартма эченә кереп утыра.

Ә тау башында зур елга, суы чип-чиста, кояшта ялтыр-йолтыр килеп тора. Елга буенда алмагачлар үсә. Кинәт бер алмагач телгә килә:

– Кызым, син монда нигә килдең? Мин шифалы суның сакчысы. Бәлки, син шул шифалы су артыннан килгәнсеңдер? Курыкма, миңа әйтергә була.

– Ул шифалы су авыру әбиемә кирәк иде. Рөхсәт итче, алмагачкай, – дип үтенә кыз.

– Ал, балам, ал. Син тәуфыйклы бала икәнсең, авыру әбиең турында кайгыртып йөрисең. Хәзер тиз генә минем ботакларым арасына кер, – ди алмагач.

Ә анда челтерәп чишмә агып ята икән. Юлда арыган кыз чишмәдән су алып, битен юа.  Һәм шундук әбисенең бүлмәсенә килеп чыга. Кулында чүлмәк белән су. Шифалы суны эчүгә, әбисе күзләрен ача, торып ук утыра.

– И балам, мең рәхмәт сиңа, – дип кызның аркасыннан сөя әбисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: