Сакчы тычкан турында әкият
Дуслар табар өчен табар өчен, дуслыкны саклар өчен, дус була белергә кирәк икән. Әкият шул хакта.
Бервакытны, салкын кыш көнендә, туган ди, адәм йортында бер тычкан. Ул төнне гаиләдә барлыгы биш тычкан баласы туган. Әнисе бәләкәчкә апаларына-абыйларына караганда күбрәк ашарга биргән. “Улыбыз көчле булсын!” – дип уйлаган ул. Ана тычкан шулай үзенең төпчеге үз гаиләсен саклар дип, үзләренең туган-тумачасын саклар дип санаган, аны бик каты яраткан, башка дүрт баласына караганда аны күбрәк ашаткан. Өстәвенә тычкан баласына хәтта Сакчы дигән исем кушкан.
Тора-бара, Сакчы үскән. Ул инде шундый зур булып үскән, ә абыйлары-апалары һаман бала шикелле калганнар. Сакчы тычкан үзенең ата-анасына өстәлдән коелган ризык калдык-постыкларын һәм ипи валчыкларын ташышырга әз генә булса да булыша башлаган, тик ул моны бик теләмичә генә, ялкауланып кына эшли икән. Әнисе аны бик каты яраткан, һәр бәләкәй ташылган валчык өчен үсендереп мактаган, ә ул, олырак апалары-абыйларының аның шкаф гәүдәсен һәм бәләкәй генә эшләнгән эшен күреп көлгәннәрен күзәтеп, анасыннан читенсенгән һәм бертуганнарына ачуы килә башлаган.
Йорт ышыгында тычкан гаиләсе булганлыгын кешеләр сизеп алганнар. Алар бүлмә почмагына идәнгә агулы бодай белән тулган савыт куйганнар. Беркөнне бу агуны Сакчының ата-анасы күреп алган да, җентекләп карап тормыйча ашаган, чөнки алар ач булган. Кызганычка каршы, берничә көннән соң биш бала караучысыз калган.
Балалар савыт кырыенда ятучы ике гәүдәне күреп курыкканнар.
“Бүтән бу савытка якын килмәскә кирәктер, име! Андагы ризык агулы!!” – дип курыкмыйча үзенең төпле юмарт фикерен белдергән Карт Абый.
Ул бу балаларның иң олысы була. Калганнар аны шундук тыңлыйлар, ә Сакчы тычканга бу сүз ошамый. Үзе, өлкән абыйның дөрес әйткәнен аңласа да, калган абый-апаларының иң олысына ышануы аңа ошамый. Ачуы килә.
Төпчек булса да бик каты үскән, көчле Сакчы үзенең бертуганнарына ашамлык табып, аларны тукландыра ала иде, ләкин ул, теге сүзне истә тотып, ачуыннан бүртенде, ялкауланды, үзе турында гына уйлады. Шулай булса да, бу вакыт эчендә теге тычкан балалары, Карт абыйга ияреп, үз-үзләрен карый ала башлыйлар.
Урамда җәй билгеләре күренә башлый. Биш тычканлы төркем урамда азлык эзли. Биш тычканлы төркем дип әйтү дөрес тә түгел: Сакчы калган дүрттән аерым йөри, кайвакытны гына, Карт абый чакырганга күрә, аларга иярә. Шул чакларда ул теләмәсә дә, калган өч тычканның: “Бар инде!” - дигәненә генә ышанып кушылды. Ул олы яшьтәге абыйсыннан көнләште, шуның кадәр аның шул 3 апа-абыйларын ияртеп йөртүенә ачулана иде ки, белсәгез! Әгәр дә ул алар белән бергә йөрсә, төркем тапкан ашамлыкны шунда ук, ул бик зур тизлек белән ашап куя иде. Калганнарга күпме кала, гомумән каламы ул дип, һич кенә дә уйламый иде.
Өч тычкан Карт Абыйга юкка гына иярмәде: ул чынлап та юмарт, тапкыр, зирәк иде. Алар бит әле бергә үстеләр. Ә Сакчыдан алар көлеп йөрделәр, чөнки төпчекләре тавык мие ашаган күк, үчле, бик ялкау иде. Үзенең куәтлелеге, үзенең зурлыгы-тазалыгы белән Сакчы башкалардан бик күпкә аерылып торды.
Вакыт уза барды, мәрхүм әнинең иң яраткан улы шулай бозыла барды. Тагын салкын кыш җитте, ләкин ул теге елныкыннан суыграк иде. Сакчының көннән-көн өлкән абыйсына ачуы артты, ул үз төркемен берничә тапкыр кимсетергә дә өлгерде. Аның уйлавы буенча, бәләкәй, көчсез Карт Абый бу кышта үләчәк, янәсе.
Өлкән абыйсы бик каты чирләде һәм бер атнадан гына терелде. Бу Сакчыны куандырды. Көннәрдән бер көнне, ул аның белән сөйләшеп карады:
- Карт Абый, син терелергә дә өлгердеңме?
- Әйе, - дип чикылдап куйды төркем башлыгы.
- Шулаймени? – дип бу юлы тавышын күтәреп сорады Сакчы.
- Әйе!
- Алайса, әйдә сугышыйк, абый! Әйдә, тырналып үлгәнчегә кадәр сугышыйк! Әгәр дә син мине үтерсәң, син бу өчлеккә башлык булып калачаксың! Әгәр дә мин сине үтерсәм, мин – башлык булам. Әйдә!
- Нәрсә? Сакчы, нәрсә булды синең белән? А! Ни өчен синең шулай сугышасың килә соң?! Без туганнар түгелмени? – дип дулкынланып, куркып сорады башлык.
- Чөнки... Минем боларга баш буласым килә. Син башлык түгел, син көчсез тычкан! Аңгыра! Ә мин көчле. Син хәтта кышка каршы көрәшә алмыйсың, ничек син башлык була аласың! Болай булса, син тиздән бетәчәксең!
- Юктыр, мин көрәшә алам. Мин бит бер генә тапкыр чирләдем. Син дөресен әйтмисең, – дип әйтте ул, һәм бераздан тагын әйтеп куйды, - мин – көчле! Башым эшли, син уйлаганча ук түгел. Мин сугыша да алам. Ну, алайса, әйдә, сугышыйк, хәзер сугышыйк.
- И-и, аңгыра! Үләчәксең бит! ҮЛӘЧӘКСЕҢ!
- Булса булсын. Көчем бар, тик көч ул мускулларда түгел... – дип әйтергә өлгермәгән иде өлкән тычкан, Сакчы тиз генә тырнакларын Карт Абыйның тәненә батырды да, тиз генә күп тапкыр чәнчеп алды, кан бомба шартлаган шикелле атылып чыкты. УЛ үлде...
- Хи, әйттем бит! – дип мактанды Сакчы.
Шуннан соң, Сакчы команданың яңа башлыгы булып китте...
...Кыш. Термометр баганасындагы терекөмеш -35 градусның астына төшеп киткән. Бөтен җирдә кар һәм боз. Бу урамда буран шулкадәр күп йөргән, хәтта кар чүлдәге кебек барханнар ясаган. Кешеләрнең йорты теге елныкыннан караңгырак шикелле тора, капка төбен чистартмыйлар, эзләр күренми. Урамда да эзләр күренми...
Йортның ышыгында бер тычкан елый. Ул ябык. Кырыендагы үлгән өч иптәшенә карап утыра.
- Нишләп мин аларга ашатмадым? калдырмадым? дурак шикелле бөтен валчыкларны себереп бардым. Көчле мин, зур мин, янәсе, ашарга да күп кирәк бит! Үзем турында гына уйладым! Нишләп?! Дурак! Мин дурак! ә УЛ юмарт булып калды. Блин! Эх! Дурак! Мин дурак. Үч! Нәрсә ул үч? Ни өчен мин үчләндем , ә? Эх. Нишләргә? Ни эшләргә?.. – дип елап кычкырып утырды Сакчы. Ул бер атна элек бу дөньядан киткән гәүдәләрне өч көн элек кенә күргән. Өченче көн инде елап утыруы иде бу.
Кинәт аның башына бер фикер килде.
- Мин дурак идем. Бүтән үзем турында гына уйламаячакмын. Тик нишләргә соң? Ә! Җәй көне бит күрше урамдагы бер йортта бер зур гына тычкан гаиләсе тора иде бит! Без аларга йөри идек. Димәк, шунда барырга?
Ул тышка чыкты. Ул туңа башлады.
- Бу салкында... Анда?
Бу әкиятне укучыбыз хәзер кайда микән ул тычкан, яши микән ул дип сорыйдыр. Әйе, ул яши. Ул хәзер теге йортка күченгән. Шул гаиләгә ияләшеп, шунда яши башлады. Тик ул бүтән ялкауланмый, башка тычканнарга тапкан азыкны бирә. Үзе ябык, кышның теге көненнән әзрәк чирләшкә, көчсезрәк булып калса да, ул шуңа үкенде: ә бит ул үз гаиләсен үк бетерде... Ә аңа хәзер яңа командада игътибар итмиләр. Тик бер генә дусты бар... Ул ниһаять белде: дусны табар өчен, дус була белергә кирәк икән.
Әмир Фәрхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев