Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Үрмәкүч әби (әкият)

Башкортстаннан яшь язучыбыз Айгөл Гыйләҗетдинова әкияте.

Карт бер юкә агачында яшәгән ди бер Үрмәкүч. Ул Үрмәкүч карт әби булган. Моңа карамастан бик шәп, елгыр, оста куллы әби булган ул. Ә оста булган ул бәйләм бәйләүгә. Дурт куллап эшен башлап җибәрә дә, бер көндә үк бер пар оекбаш бәйләп тә куя! Үрмәкүчнең бит инде сигез аяк. Дүртесе куллар, дүртесе аяклар. Күп кенә бөҗәкләр килә аңа бәйләмнәр сорап.
Менә бер көне Бал Корты килгән. 
– Дәү әни! Бәбәйләребезгә ябынырга юрган кирәк иде, - дип сорый Бал Корты.
– Әәә... Хәзер була сезгә юрган! – дип Үрмәкүч бәйләүгә тотонды. Анын кулларында энәләр уйнап тора иде. Әби “Һә!” дигәнче бәйләп биргән аларга юрган. Бал Корты шатланып, бер чүлмәк юкә балы алып килгән.
– Әбекә-ә-әй! Миңа җылы бер шә-ә-әл кирәк иде... – дип сорап килгән Күбәләк, – җәйге кичләр сыуытып китте бера-а-аз.
– Әәә... Сиздем шул кирәк булганын! Шәлне мин яздан бәйләп куйган идем, - дип Үрмәкүч өенә кереп китте, – кайда куйдым икән... әй хәтер! Ә! Таптым!
Үрмәкүч төрелгән шәл китереп чыгарды. Ачып җибәргән иде, искиткеч матур бер шәл, ялтырап тора кояшта. Күбәләк рәхмәтләрен әйтеп җилкәсенә салып карады шәлне:
– Ах! Искитмәле-е-е! Үзе шул тиклем җиңе-е-ел! Рәхмә-ә-әт, әбекә-ә-әй!
Күбәләк аңа касә тулы серкә китереп бирде.
Юкәле әбигә тагын да күп бөҗәкләр килеп бәйләмнәр сорыйлар иде, кем бияләй, кем оекбаш, кем шарф, кем яулык, кем тагын да нәрсә. Бер кемгә дә баш тартмады ул. Күңеле шундый киң булган әбинең. Ә менә бер көнне янгыннан зыян күргән Куңызлар йөгереп килгәннәр.
– Әби! Беләсезме, янгын булды! Берничә куңыз өйсез калган! – дип башладылар алар.
– Ай! Нинди хәбәр! Барысыда тере калдымы? – дип кайгырып китте Үрмәкүч.
– Әйе, исән-сау барысы да. Кырмыскалар хәзер тиз генә өй салып бирәләр, бал кортлары азык ташыйлар. Ә менә бәәләкәчләр өши шул. Җылы әйберләр кирәк иде...
– Аңладым. Бәйләп бирермен.
– Рәхмәт Сезгә, әби! – дип куңызлар шатланып кайтып киттеләр.
Әби дүрт куллап бәйли башлады. Кояш баеганчы бәйләде дә бәйләде. Кинәт җепләре бетте. 
– Ах! Ничек булды әле бу! – дип аптырап китте Үрмәкүч. – Нәрсә эшлим инде... эшем бит бетмәде... – Үрмәкүч бөтен шкафларын эзләп чыкты, әммә җеп тапмады. Кайгыга калды. Кинәт күктән бер тавыш килде:
– Минем җебемне ал... – диде аңа Ай вә бер ялтырап торган җеп сузды. Үрмәкче аны алды, бәйләменә кушып җибәрде. Бәйли башлады. Бәйләде дә бәйләде, бәйләде дә бәйләде. Эшен тәмамлагач, бәйләмнәр әзер булгач, Үрмәкүч Айга эндәште:
– Рәхмәт Сиңа, Ай! Булыштың!
Үрмәкүч Айга караса, йоп-йомры айдан нәзек кенә бер урак калган.
– Их! Инде син хәзер нәрсә эшләрсең инде? Миңа ярдәм итәм дип, үзеңне бетергәнсең бит... – диде шым гына Үрмәкүч.
— Пошынма! Азактан мин яңа айга әйләнәмен... – диде Ай вә чыгып барган кояш нурларынан югалды.
Янгын куңызлары килеп алдылар бәйләмнәрне. Барысының да исе китеп торды шул бәйләмнәргә – болар төнлә балкып торалар икән. Шулай итеп изге эш бер вакытта да кимеми - арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев