Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Озын койрыклы куян

Бер­көн­не, Ку­ян ела­ган та­выш­лар ишет­кән. Ка­ра­са, Төл­ке­нең өе яна икән. Төл­ке ба­ла­ла­ры үз­лә­ре ге­нә, ди.

Бо­рын за­ман­да, яшел ур­ман­да яшә­гән, ди бер Ку­ян. Ул бер дә эш­ләр­гә ярат­ма­ган, гел кү­ңел ачып кы­на йөр­гән. Баш­ка җән­лек­ләр дә шу­лай яши­дер ке­бек то­ел­ган аңа. Әнә Ти­ен кө­но­зын агач­тан-агач­ка си­ке­реп йө­ри, кү­ңел ача, ба­рын­нан да ка­нә­гать. Шу­лай бул­мый ни, аның бит кой­ры­гы гы­на да нин­ди куп­шы, йом­шак, ка­лын! Ку­ян­ны­кы ке­бек кил­бәт­сез озын да тү­гел! Әйе-әйе, Ку­ян­ның ул за­ман­нар­да кой­ры­гы бик озын, ә аяк­ла­ры кыс­ка бул­ган. Ул, Ти­ен­нән көн­лә­шеп, гел агач ба­шы­на ме­неп, ва­кы­тын күб­рәк шун­да уз­ды­ра икән.

Бер­көн­не, Ку­ян ела­ган та­выш­лар ишет­кән. Ка­ра­са, Төл­ке­нең өе яна икән. Төл­ке ба­ла­ла­ры үз­лә­ре ге­нә, ди. Ку­ян, тиз ге­нә агач ба­шын­нан си­ке­реп тө­шеп, алар­ны кот­кар­мак­чы бул­ган. Лә­кин... Биг­рәк би­ек­кә мен­гән икән шул! Озак уй­лар­га ва­кыт юк, озын кой­ры­гын агач ба­шын­да­гы бо­так­ка эләк­тер­гән дә арт аяк­ла­ры бе­лән бө­тен кө­че­нә этен­гән. Кой­рык өзе­леп кал­ган, Ку­ян җир­гә та­ба оча баш­ла­ган! «Ин­де бе­тү­ем шул икән!» – дип уй­ла­ган ку­ян. Очып төш­кән­дә, арт аяк­ла­ры бе­лән бо­так­лар ара­сы­на элә­геп кал­ган. И чә­бә­лә­нә, и чә­бә­лә­нә, ди, би­ча­ра... Арт аяк­ла­ры тар­тыл­ган­нан тар­ты­ла ба­ра, ди, озы­най­ган­нан озы­ная икән. Шул­ва­кыт Аю-карт ки­леп чык­кан. Ку­ян аңа Төл­ке­нең өе яну­ын, ба­ла­ла­рын кот­ка­рыр­га ки­рәк­лек­не әйт­кән. Аю-карт баш­та аңа агач­тан тө­шәр­гә бу­лыш­кан, ан­нан алар бер­гә­ләп Төл­ке өе­нә та­ба ашык­кан­нар.

Арт аяк­ла­ры­ның озын бу­луы Ку­ян­га тиз­рәк йө­ге­рер­гә мөм­кин­лек бир­гән. Ул, Төл­ке өе­нә иң бе­рен­че ки­леп җи­теп, аның ба­ла­ла­рын кот­кар­ган. Бар­лык ур­ман җән­лек­лә­ре, бер­лә­шеп, ян­гын­ны сүн­дер­гән­нәр. Ашы­гып кай­тып кер­гән әни Төл­ке Ку­ян­га рәх­мәт­ләр укый баш­ла­ган. Ба­ры­сы да Ку­ян­ның җи­тез­ле­ге, сиз­гер­ле­ге, ба­тыр­лы­гы ту­рын­да сөй­лә­гән­нәр, аны мак­та­ган­нар.

Ку­ян үзе дә: «Я­рый әле ко­лак­ла­рым озын, ерак­тан бул­са да ишет­тем төл­ке ба­ла­лар­ының та­вы­шын», – дип уй­лап куй­ган.

Шул көн­нән баш­лап, ку­ян­нар­ның кой­рык­ла­ры бик кыс­ка, арт аяк­ла­ры озын бу­лып кал­ган. Җи­тез, сиз­гер, озын ко­лак­лы ку­ян­нар Төл­ке ба­ла­ла­рын кот­кар­ган бо­рын­гы ба­ба­ла­ры бе­лән хә­зер дә го­рур­ла­нып яши­ләр икән. Тик ме­нә Төл­ке ге­нә Ку­ян­ның ях­шы­лы­гын бик тиз оныт­кан.

Ләй­лә Мө­хәм­мәт­җа­но­ва, Ка­зан шә­һә­ре, «А­дым­нар-Ка­зан», 6Л сый­ны­фы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев