Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Өч кыз

Борын-борын заманда, Ак Казан каласында яшәгән, ди, бер патша. Таң аткан да кич җиткән, шулай күп гомер үткән. Патша өч кыз үстергән. Зур кыз Нурзилә, уртанчы кыз Айзилә, кечкенә кыз Язилә исемле булган.

Кызларын эшләтеп үстергән патша. Һәм көннәрнең берендә аларны сынап карарга булган. Нурзиләгә күлмәк тегәргә, Айзиләгә калфак чигәргә, Язиләгә җыр-бию өйрәнергә кушкан. Кызлар тырышып эшкә керешкәннәр.

Нурзиләнең күлмәге бик матур килеп чыккан. Айзилә калфакны алтын җепләр, асыл ташлар белән чиккән. Язилә җыр-бию өйрәнгән. Кызларның осталыгы көннән көн арткан, куллары шомарган. Көн артыннан көн үткән, Сабантуй килеп җиткән. Патша бәйрәмгә кызларын алып чыккан. Нурзиләнең өстендәге күлмәген күреп халык бик сокланган.

– Нурзилә, күлмәгең бигрәк матур, – диешкәннәр алар.

Айзиләнең башындагы калфагы алтын чигеше, асыл ташлары белән бар дөньяга нур сипкән.

– Айзилә, калфагың бигрәк матур! – диешкәннәр кешеләр.

Язилә мәйдан уртасына чыгып җырлар җырлаган, биегән.

– Язилә, бигрәк матур җырлыйсың! – диеп мактаганнар аны.

Язиләнең тавышы чишмә челтерәвеннән чистарак, сандугач сайравыннан матуррак булган. Бар халык патша кызларының уңганлыгына сокланган.

Кызлары эш рәте белгәч, патшага да рәхәт булган шул! Озак та үтмәгән, кызлар бер-бер артлы үз тормышларын корып, байлыкта-муллыкта яши башлаганнар.

Лиана Хәйретдинова, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев