Мотыйкның яр буена сәяхәте (әкият)
Борын-борын заманда, Идел елгасы төбендә, Мотыйк исемле ком бөртеге яшәгән.
Су юган саен ул үскән. Үскән саен, аның күбрәк беләсе килгән. Мотыйкны су өстендә ялтыраган яктылык кызыксындырган. Ул әле аның нәрсә икәнен дә белмәгән.
Көннәрдә бер көнне Мотыйк ерак түгел яткан, селкенергә дә иренгән, Таш янына килгән. Аңардан өстәге яктылыкның нәрсә икәнен сорган. Ләкин үз гомерендә бер тапкыр да су өстендә булмаган Таш аның ни икәнен дә белмәгән. Мотыйк Таш янында үсеп утыручы Үләннән сораган. Үлән, суда тибрәлә-тибрәлә, үзенең серен сөйләгән:
-Су өстендәге яктылык ул-Кояш нурлары. Кояш нурлары алар җылы, рәхәт, якты нурлар... Мин гомерем буе әлеге яктылыкка тартылып үстем. Ләкин минем аларны күргәнем юк. Бик тә күрәсем килә... Кызганыч, мин су өстенә кадәр үсә алмыйм, -дигән.
Мотыйкның да Кояш нурларын күрәсе килгән. Ләкин ничек су өстенә чыгарга икәнен белмәгән. Күпмедер аптырап йөргәч, ул Балыкны очраткан. Мотыйк Балыктан:
- Су өстенә ничек чыгып була икән, Балык әфәнде? Минем Кояш нурларын күрәсем килә,- дигән. Балык Ком бөртегенә:
- Кояш нурларын күрер өчен, сина яр буена чыгарга кирәк. Кызганычка каршы, мин су өстенә чыксам да, яр буена чыга алмыйм шул, - дигән. Ул Бакадан ярдәм сорарга кушкан.
Мотыйк, йөзә-йөзә, Бака апаны очраткан.
- Бака апа, минем су өстенә чыгасым килә, яр буенда Кояш нурларында иркәләнәсем килә,- дигән.
- Ярар, бер дә аптырама, мин сине яр буена алып чыгармын. Без синең белән рәхәтләнеп икәү яр буенда камышлыкта кызынып ятарбыз,- дигән.
Таң аткач, Бака апа Мотыйкны авызына кабып, яр буена сәяхәткә алып чыккан. Яр буенда искиткеч матур булган. Бака апа Мотыйкны яр буенда калдырып киткән. Ком бөртеге Кояш нурларында җылынган, кызынган. Ул яр буенда рәхәтләнеп яткан. Анда үзе кебек ком бөртекләрен күргән. Алар белән дуслашкан, уйнаган. Шулай итеп, ул Кояш нурларының югалганын да сизмәгән.
Караңгы төшкәч, Мотыйкка күңелсез булып калган. Яңа дуслары аны калырга үгетләгәннәр. Ләкин алар барысы да кайнар һәм тузанлы булган. Мотыйкның бу ком бөртекләре янында каласы килмәгән. Аның үзенең өенә - Иделгә кайтасы килгән.
Ул аптырап торганда, җил чыккан һәм яңгыр ява башлаган. Мотыйкка рәхәт булып киткән. Ул яңа дуслары белән саубуллашкан да, яңгыр суына утырып, кире Иделгә агып төшкән.
Муратова Иркә, Әлки районы Югары Әлморза мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев