Маҗаралы сәяхәт (әкият)
Кечкенәдән олыларны тыңлап, һәрбер сүзләренә колак салырга кирәк. Юкса, Актәпи белән Сорытәпи хәленә калуың бик мөмкин.
Ерак та түгел, якын да димәс идем, нәкъ безнең тирәләрдә “Әшнәк” исемле бер авыл бар. Шул авылда бер әбинең ике иркә нәни песие булган. Аларның берсе - ак, икенчесе соры төстә. Әби аларны бик ярата, тәмле ризыклар пешереп сыйлый икән.
Бу ике песи гел бергә дус-тату яшиләр, ишек алдында уйныйлар, кояшта кызынырга яраталар. Ләкин, көннәрдән бер көн аларның урамга чыгып тирә-юньне күрәселәре килә башлый. Шулай мәш килеп йөргәндә, әбинең өйгә кереп китүен генә көтәләр дә, урамга йөгерәләр.
Рәхәтләнеп куыш-куыш уйный торгач, алар кайтыр юлны югалта. Куркуны белмәгән песи балалары сукмак буйлап юл тоталар. Бу юл аларны нәкъ шәһәрнең үзенә алып керә.
Тыныч авылда үскән песи балаларына шау-гөр килгән шәһәр бик куркыныч булып тоела. Уң якта да, сул якта да, кая гына карамасыннар җиңел һәм йөк автомобильләре “виу-виу” итәләр дә китәләр. “Әллә бер дә туктамыйлармы икән алар”, - дип, песи балалары бер-берсенә сыена башлый.
Кинәт юл аркылы узып баручы, шул “виу-виу” килгән машиналарның берсендә алар бик гаҗәп, үзе йонлач, беркайчан да очраткан булмаган җан иясен күреп алалар. Бу җан иясе машина тәрәзеннән бик горур кыяфәттә башын чыгарып, дөньяны күзәтеп бара иде. Муенындагы ялтыравык каешы бигрәк тә нәни песи балаларын үзенә җәлеп итә. Озак та уйлап тормыйча, машина артыннан калмыйк дип, юл аркылы чабарга тотыналар. Юлдагы машиналар кычкыртып, выҗылдап яннанрыннан китсәләр дә алар чабуларын туктатмыйлар. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән нәни песи балалары, бәхетләренә, исән-сау юлны чыгып җитәләр.
Чаба-чаба хәлдән тайсалар да, машина артыннан калмыйбыз дип, үзләренең ниндидер ят өй каршына килеп җиткәннәрен сизми дә калалар.
Машина туктауга хуҗа кеше теге горур җан иясен ишек ачып төшерә дә, бер кая да китмәскә дип, боерык ясап, өенә таба юнәлә.
Кем икән соң бу матур, горур җан иясе? Нәни песи балаларының моңарчы бер генә дә мондый җан иясен күргәннәре юк иде бит. Әнә, муенындагы каешы ничек ялтырый, бигрәк матур, күзне алып булмый хәтта.
Песи балалары кызыксынып, аның янына якынрак килмәкче булалар. Теге йонлач песи балаларын күрүе була “ Хау-хау”- дип өрә дә башлый.
Болай да котлары алынган мескенкәйләр, хәлдән тайганнарын да онытып, яңадан чабарга тотыналар. Ничек тә качып котыласылары килә...
...Нәни дусларым, ә сез аңладыгызмы бу йонлачның кем икәнен? Ә менә әбинең канат астында гына үскән, усал җан ияләрен бер дә күрмәгән песи балары әле этнең кем икәнен белмиләр иде шул.
...Әй чабып та карый Актәпи белән Сорытәпи. Әле күптән түгел генә матур булып күренгән йонлач, алар өчен хәзер иң куркыныч дошман!
Чаба торгач, дошманнан качканнарын аңлыйлар песи балалары һәм яңадан шәһәргә килеп чыгалар. Инде хәзер нишләргә? Кемнән ярдәм сорарга? Песи балалары үзләренең бик кыен хәлдә калганнарын аңлап, еларга тотыналар.
Озак та үтми, аларны күзәтеп торган өч күзле светофор яннарына килеп баса. Үзе елмая, үзенең утлары чиратлашып сигнал бирә.
- Исәнмесез, нәни дусларым, ничек әле олыларсыз, үзегез генә зур шәһәрдә йөрисез сез? Кайда сезнең өегез?
Песи балалары светофорга Әшнәк авылында торуларын, әбидән качып чыгып китүләрен сөйләп бирәләр. Светофор аларга курыкмаска, хәтта авылларына кадәр озатып куярга да сүз бирә.
Светофор тиз генә үзенә алмашка икенче бер светофорны калдыра да юлга чыгалар болар.
Озак бара алар авылны эзләп. Нәни песи балалары өчен юл бик кызыклы тоела, чөнки светофор аларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлата: “Менә нәни дусларым, минем өч төсем бар. Җәяүлеләр кичүеннән чыкканда минем яшел сигналыма игътибар итәргә кирәк. Кызыл сигнал - ул юлны җиңел автомобиль транспортына бирергә, ә сары сигналым әзерләнергә кирәк булачак, дигәнне аңлата”, - ди ул.
Җиңел автомобиль транспортлары йөри торган юлда уйнарга ярамавын, юлны аркылы җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәклеген, ә иң мөһиме, зурлардан башка кечкенәләргә урамда уйнарга ярамаганлыгын, аның бик аянычлы хәлләргә китерүен аңлата.
Шулай, рәхәтләнеп, сөйләшеп кайта торгач, алар үзләренең авылларына кайтып җиткәннәрен сизми дә калалар.
Песи балалары светофорга башка беркайчан да үзләре генә урамда уйнамаска, олыларны тыңларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска сүз бирәләр.
Исән-сау кайткан песиләрен күреп, әби бик сөенә, аларны тәмле майлы коймак белән сыйлый.
Менә нәни дусларым, кечкенәдән олыларны тыңлап, һәрбер сүзләренә колак салырга кирәк. Юкса, Актәпи белән Сорытәпи хәленә калуың бик мөмкин. Ә инде сез аңлагансыздыр, юл йөрү кагыйдәләре – иң мөһим кагыйдәләрнең берсе ул.
Балык Бистәсе районы “Йолдыз” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гыйззәтова Айгөл Җәүдәт кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев