Кышкы төндәге мәгънәви әкият
Бервакыт иртән күзләремне ачсам, кояш нурлары тәрәзә аша үтеп, минем нәни битемне кытыклыйлар. Ә урамда күзләремне камаштырып, ап-ак кар ята.
Энҗе бөртегедәй карлар өстендә бер генә эз дә күренми. Кыш бабай бик матур бизәкләр белән бөтен тәрәзәләремне бизәп куйган. “Менә булдыргансың, рәхмәт сиңа, Кыш бабам,” - диеп уйлап, күзләремне тәрәзәгә төбәдем. Ә тәрәзә артымдагы һәрбер агач үз башына “карлы бүрекләр” дә киеп куйган икән. Нинди матур, гүзәл бар дөнья!
Агачлардан ерак та түгел балалар бер-берсенә кар йомгакларын атып уйныйлар. Шатлыклары эчләренә сыймый, бөтен дөньяны яңгыратып, берсен берсе уздырып көләләр. Минем дә аларга кушыласым килде. Бергәләп уйнавы ничек күңелле бит! Тиз генә кышкы киемнәремне кидем дә, ишеккә таба йөгердем. Ишекне ачуым булды, аларны үзем күргән урында тапмадым. Минем азга гына кәефем төште, ләкин балаларны бөтенләй икенче якта күреп алгач, аларга тиз генә барып кушыласым килә башлады. Мин алар артыннан йөгердем. Алар иң зур таудан шуып төшәләр иде! Минем дә бик тә, бик тә сезнең белән шуасым килә бит!
– Әйдәгез, бергәләп шуабыз! Көтегез! - диеп кычкырып җибәрдем мин. Ә алар кайда? Балалар яңадан юкка чыктылар. Алар миннән качалар түгелме соң? Мин кулларымны болгый-болгый, алар артыннан йөгердем. Кинәт минем юлымда бозлы мәгәрә барлыкка килде. Ул кояш нурларында төрле-төрле төсләргә кереп ялтырый, алмаз һәм изумруд ташлардан ясалган гаҗәеп бер зур сарай кебек күренә иде. Мин бик саклык белән генә аның эченә керергә ашыктым һәм анда бик күп алтын, көмештән ясалган акчалар, тәм-томнарны күреп алдым. Берничә минутка үз күзләремә үзем ышанмадым!
– Менә сиңа, мә! Менә сиңа байлык!
Йөрәгем дөп-дөп тибә иде. Ләкин менә кулларым үзләреннән-үзләре алтын-көмешкә тартылды. Һәм мин тиз-тиз генә аларны җыярга тотындым. Минем моның кадәр тәм-томны, хәзинәне бер генә дә күргәнем булмады, шуңа күрәдер үзем белән күбрәк алып китү теләге уйларымны томалаган иде. Мин барын да ашыга-ашыга җыярга тотындым. Берникадәр вакыттан соң мин китәргә диеп артка таба борылдым. Миңа таба бер ак сакаллы бабай килә иде һәм ул:
– Исәнме, матур кыз! Минем күрүемчә, син тапкан хәзинәңә бик куангансың икән. Комсызлыгың аркасында үзең белән синеке булмаганны да алып китәргә уйлагансың һәм дә күбрәк итеп. Шулаймы? Ләкин исеңдә калдыр: кемнеке икәнен белмәгәч, тияргә ярамый! Әллә син бу өйнең хуҗасын беләсеңме? Кемнеке ул, бу өйдә кемнәр яши? Сиңа зур киңәшем шул: бар, өеңә кайтып кит һәм болай бүтән беркайчан да эшләмә. Килештекме?
Мин кинәт уянып киттем. Бөтен тәнем эсселе-суыклы булып тора, йөрәгем еш-еш тибә, сулыш алырга авырлаша. Үзем дә сизмәстән, диванымнан идәнгә сикереп төштем. Ярый әле бу төш кенә булган икән!
Ләкин бу төш – бик мәгънәле төш бит. Мин үземнең хатамны бик тиз аңлап алдым: комсызлыгым миннән өстен булып чыккан бит! Мин бит үземне бик ямьсез тотканмын. “Ах, нинди хурлык! Бүтән бер дә алай эшләмәм”, – дигән уйлар белән көзгегә борылдым. Ә көзгедән миңа бит очлары помидор кебек кызарган бер кыз карап тора иде. Оялып, күзләремне тиз генә тәрәзәгә күчердем һәм тыштагы гүзәллекне күреп хәйран калдым. Бар җиһанны ап-акка күмеп, ябалактай карлар җилдә очалар.Үзләрен куган җилгә ияреп, берсен-берсе узышалар, куышалар. Очалар, очалар да, әйләнә-әйләнә матур гына җиргә төшеп куналар. Кайберләре җиргә төшеп җитә алмыйча кабат күтәрелеп китә, кабат ачулы җилгә ияреп кая булса да оча. Агач ботакларына, өй һәм абзар түбәләренә, юлдан узучы машиналарга, бу матурлыкны күрми генә ашыгучы кешеләрнең өс киемнәренә, битләренә, кулларына кигән бияләйләренә, аяк асларына шыпырт кына килеп куна бирәләр. Бу матурлык мине үзенә чакыра, ниндидер сихри, тылсымлы көч үзенә әйди кебек. Тизрәк,тизрәк җыенып, тышка йөгерергә кирәк. Тауда мине дусларым да көтәдер инде. Мондый гүзәллекне тәрәзәдән генә күзәтү мөмкинме соң?! Әлбәттә, юк.
Менә шундый уйлар белән мин кухняга таба атладым. Тиз генә иртәнге ашны ашап алам да, урамга, тауга таба йөгерермен. Чанам белән көрәгемне дә онытмаска кирәк!!!
Арманшина Гөлназ Сәйфетдин кызы – Казан шәһәре Идел буе районынын 42 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев