Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Куянның койрыгы нигә кыска?

Абдулла Алишка ияреп Арчадан Зәринә Хәкимова язган әкият.

Бик күптән хайваннарның койрыклары булмаганда, урманга койрыклар кибете килгән. Бу кибеттә нинди генә койрыклар сатылмаган: юан да, йонлы да, кыска да, озын да, туры да, матур да. Хайваннар бу кибет турында белгәч, бик сөенгәннәр. Һәм койрык сатып алырга керешкәннәр.

 Төлке иң матур койрыкны сайлап алган. Ат үзенә туры, дуңгыз кәкре койрык сайлаган. Барлык җәнлекләр үзләренә койрыклар сайлаганда, куян куркып чыршы төбендә утырган. Ул шулай утырганда,  койрыкларны сайлап алып бетергәннәр. Куян койрыксыз да калган. Ул урман буйлап бара һәм, аланда песи белән эт бәхәсләшкәнне күрмичә, елый икән.

 – Бу минем койрык, ул миңа яхшырак туры килә. Бу койрык белән мин матур булачакмын һәм барысы да миннән көнләшәчәкләр, – ди икән песи.

Юк, дигән эт, – бу минем койрык. Анын белән мин бик көчле булып күренәчәкмен.  

Койрыкны һәрберсе үзенә таба атрткан. Кинәт койрык өч кисәккә өзелгән. Бу кисәкләрнен берсен мәче, икенчесен эт алган. Ә өченче – иң кечкенә койрык кисәге берсенә дә кирәк булмаган. Эт белән мәче киткәч, куян койрык кисәген алып, үзенә тагын куйган. Шуннан бирле куяннар кыска койрыклы булып йөриләр икән.

Зәринә Хәкимова, Арча районы, 1нче мәктәп, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев