Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Куянның колаклары нигә озын?

Борын-борын заманда калын, куе урманда яшәгән, ди, бер Куян. Аның колаклары бик кыска булган, шуңа күрә Куян белән беркем дә дус булмаган...

Борын-борын заманда калын, куе урманда яшәгән, ди, бер Куян. Аның колаклары бик кыска булган, шуңа күрә Куян белән беркем дә дус булмаган. Ул көннәр буе берүзе урманда дуслар турында хыялланып йөргән. Менә 
беркөнне Куян урман буйлап барганда энәле Керпе белән йомшак Тиенне очрата. Ул аларга үзенең моң-зарын сөйләп бирә. Керпе белән Тиен Куянны бик кызганалар һәм аңа дуслык тәкъдим итәләр. Куян бик шатланып риза 
була. Шуннан соң алар һәрвакыт дус, бер-берләренә  булышып, ярдәмләшеп яшәргә сүз биргәннәр. Урмандагы Төлке, Бүре кебек кайбер ерткыч хайваннардан бергәләп сакланганнар, аларның якынлашуын бер-берсенә 
хәбәр иткәннәр.
Бик матур бер кояшлы көнне Куян уйнарга чыккан. Кызганыча каршы, аның юлында Төлке очраган һәм аны куа башлаган. Куян аннан куркып, нарат башына менеп утырган. Төлке бик озак агач төбендә таптанып, 
Куянның җиргә төшүен көткән. Көткән – көткән дә уе барып чыкмагач, куе урман эченә кереп югалган. Төлке күздән югалгач, Куян агач башыннан  төшмәкче булган, әмма аның колаклары  нарат энәләренә эләгеп калган. Бу 
хәлне Тиен күреп алган да башка урман җәнлекләрен ярдәмгә  чакырган. Тик күпме генә тырышсалар да, Куянга ярдәм итә алмаганнар. Куян бик озак  агачта эленеп торган, шунлыктан аның колаклары  озынаеп калган.
Бу хәлне ишетеп, ярдәмгә Аю йөгереп килгән һәм Куянны нарат башыннан төшергән. Куян бик нык шатланган, Аюга рәхмәт укыган. Шушы вакыйгадан соң, Куянның колаклары озын булып калган. Ул озын колаклары  белән яхшырак ишеткән һәм ерткыч җәнлекләр килүен ерактан ук сизә башлаган.
Зәбихуллин  Илфат, Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев