Көмеш кыңгырау

Кәрҗиндәге алмалар (әкият)

Бер матур авыл читендә бер әби яшәгән.

Җәй көннәрендә, әбигә кунакка оныгы кайта торган булган. Әби яшелчәләр үстергән, тавык-үрдәк тоткан. Ә оныгы аңа булышкан.

Беркөнне кыз кәрҗинен алган да, авыл янындагы урманга киткән. Әмма бик көчле яңгыр ява башлаган, кыз берни җыя алмый агач астында басып торган. Буш кәрҗинен күтәреп, кыз кирегә борылган.  Авылга кергәч, ул алма бакчасын күреп, туктап калган.

Бакчадагы алмагачларда кызыл, сары алмалар кояшта кызынып утыра икән. Кыз караган да тыела алмаган: кәрҗиненә алмалар җыя башлаган.

Өйгә кайткач, әбисе бик шатланган.

– Менә нинди яхшы минем оныгым! Алмалар алып кайткан! – дип мактаган. – Рәхмәт, кызым! Яхшы күңелле бала булып үсәсең. И-и-и... бигрәк хуш исле алмалар! Боларны кайдан алдың?

Ә кыз әйткән:

– Бер бакча яныннан үткәндә күрдем дә җыйдым.

Әбисе кайгыга төшкән:

–  Алай ярамый бит, кызым. Ник алай эшләдең?

– Һи-и... Мине беркем дә күрмәде бит.

– Күрмәсә дә, кеше әйберенә тияргә ярамый. Бу алмаларны кемдер карап үстергән. Тир түккән, җирне йомшарткан, җилдән саклаган. Ә син аны, бер тапкыр булышмасаң да, алгансың. Бакча хуҗасы сине ачуланыр.

Шунда кыз елап җибәргән. Нишләргә белмәгән. Ә әбисе аңа алмаларны кире бакчага илтергә кушкан. Кыз чыгып киткән. Ул бакча капкасы янында кәрҗинне калдырып китәргә уйлаган, ләкин бакча хуҗасы аны күреп алган. Кызга бик оят булган, ул бабайга алмаларны сузып гафу үтенгән, үзенең ялгыш эшләвенә үкенгән. Бабай аны ачуланмаган, аның күз яшьләренә караган да:

– Бөтен кеше дә үз гаебен  таный алмый. Мин сине, әлбәттә, гафу итәм.  Шуның өчен дә бу алмаларны бүләк итәм. Әбиеңә алып кайт.

  Менә шундый хәлләр.


Динә Бильданова, Тукай районы, Югары Байлар авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: