Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Көзге могҗиза (әкият)

Әлмәт шәһәренең 1нче гимназиясе укучылары Самат Әфләтунов һәм Азалия Вафина язган әкиятләр.

Көзге могҗиза
Алтын көз дә килеп җитте. Көннәр кыскарды, кояш җылытмый, сирәк кенә елмая  иде. Һәрбер җирдә көзнең хөкем сөрүе ап-ачык: үләннәр яшел түгел, агачлар яфрак коя, кошлар җырламый, күк соры төстә.
Мәликә өчен ямьле, җылы җәй ничектер тиз узды. Каникуллар артта калды, укырга вакыт җитте. Эх, аның шундый мәктәпкә барасы килми иде. Быел Мәликә  бишенче сыйныфка бара. Мисаллар, мәсьәләләр, диктантлар, сочинениеләр. Брр, теләк юк...
Һәр көн саен Мәликә шәһәр паркы аркылы мәктәпкә йөри. Монда шундый күп агачлар үсә.  Менә – каен, үзенең нәзек  ботакларын җиргә бөккән. Яфраклары саргайган. Менә – миләш. Яфракларын җимешләре кебек кызыл төскә буяп утыра.
Мәликә бу матурлыкка карап бара торгач, мәктәпкә барганын онытты. Яфракларны җирдән алып, күккә очырды...  Шулвакыт көчле җил күтәрелеп, яфраклар белән бергә Мәликәне күккә күтәреп китте. 
Мәликә бер бик матур җиргә килеп төште. Ул бик курыкты. Бер сукмак күреп, шуның буйлап китте. Ул бер йорт кырына килеп чыкты. Шакып карады, беркем дә чыкмагач, ишекне ачып керде. Түрдә торган йоклау  урынын күргәч, бик арыганлыктан, йокларга ятты. Озак йокладымы икән, беркем дә белми, уянуына, бер әби утыра иде  янында.
-    Сез кем? – дип сорады ул. – Мин монда нишлим?
-    Уяндыңмы? Бик яхшы. Мин күптән үземә булышучы эзлим. Су ташырга, идән юарга, ашарга пешерергә. 
-    Туктале, әбекәй. Мин бит әле укучы гына. Боларны мин эшли белмим.
-    Беләм мин, балакаем. Ләкин син бит укырга яратмыйсың. Мәктәпкә йөрү сиңа ошамый, шулай бит?
-    И, әби, укырга яратам мин, ләкин...анда мәсьәләләр, мисаллар, уф, туйдырды...Минем өйгә кайтасым килә. Кайтарыгыз мине, зинһар.
-    Син бик ялкау һәм игътибарсыз. Минем сеңлем Көз синең өчен бик борчыла. Менә, әйдә, эч әле минем тылсымлы шулпамны, 100 гә хәтле сана һәм аннан кирегә дә сана. Шул вакытта син өеңдә булырсың, – диде дә әби юкка чыкты.
Мәликә шулпаны эчеп бетерүгә, кире өендә пәйда булды.
Икенче көнне Мәликә йөгерә-йөгерә мәктәпкә барды һәм беркайчан да дәресләрен калдырмады. Бик тырышып укыды, игътибар белән дәресләрне тыңлады.
Әллә әбинең сүзләре тәэсир итте, әллә тылсымлы шулпаның ярдәме тиде, Мәликә гел бишлегә генә укый башлады. Ышансагыз-ышаныгыз, ышанмасагыз – юк. 
Самат  Әфләтунов, Әлмәт шәһәре, 1 нче гимназия, 5В сыйныфы


Куян белән тиен
Яшәгән, ди, булган, ди, куян белән тиен. Алар бик дус булганнар. Бервакыт куян урманда башка хайваннар  белән дуслашкан. Һәм дусты тиен турында оныткан.
Куянның туган көне җиткән. Ул анда үзенең яңа дусларын чакырган, ләкин  алар килмәгәннәр. Куян бик нык кайгырган. Аның элеккеге дусты тиен генә килгән. Алар бергәләп кинога барганнар. Кинода куян үзенең яңа дусларын очраткан һәм кычкырып елаган. Аны дусты тиен юаткан. Кайчак элеккеге дуслар яңаларыннан  яхшырак була икән.
Азалия Вафина, Әлмәт шәһәре, 1 нче гимназия, 5В сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев