Көмеш кыңгырау

Хәй­лә­кәр төл­ке

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди, хәй­лә­кәр төл­ке. Аның хәй­лә­кәр бу­луы ту­рын­да ур­ман җән­лек­лә­ре күп­тән бел­гән.

Шу­ңа аның бе­лән дус бу­лыр­га те­лә­мә­гән­нәр дә. Мо­ның өчен төл­ке бик тә бор­чыл­ган. Бе­рәр ях­шы­лык эш­ләп, җән­лек­ләр бе­лән дус­ла­шыр­га уй­ла­ган ул.

Уй­ла­ган-уй­ла­ган да: «Ур­ман хал­кын шат­лан­ды­рыйм әле» дип, як­цын­да­гы авыл­га кит­кән. Авыл­га ки­леп җи­теп, бе­рен­че бак­ча­га кер­гән. Ан­нан ку­ян­га дип иң тәм­ле ки­шер­ләр­не алып чык­кан. Икен­че бак­ча­дан кер­пе­гә кып-кы­зыл ал­ма­лар ту­тыр­ган. Шу­лай итеп, бак­ча­дан бак­ча­га йө­реп, бар­лык җән­лек­ләр­гә тәм-том­нар җый­ган. Үзе ту­рын­да да  оныт­ма­ган: бер йорт­тан иң си­мез каз­ны кыс­ты­рып чык­кан. Шат­ла­на-шат­ла­на өе­нә кай­тып кит­кән. Бе­рен­че эш итеп, ка­зан ас­ты­на ут төрт­кән. Җый­ган ри­зык­лар­дан өс­тәл әзер­ләп, бө­тен ур­ман хал­кын үзе­нә җый­ган. Җән­лек­ләр рә­хәт­лә­неп сый­лан­ган­нар, кү­ңел ач­кан­нар. Ху­җа­би­кә­гә рәх­мәт­ләр әй­теп өй­лә­ре­нә та­ра­лыш­кан­нар. Төл­ке үзе­нең кыл­ган эш­лә­рен­нән ка­нә­гать кал­ган, җи­ңел ге­нә дус­лар та­бу­ы­на бик тә сө­ен­гән. Лә­кин аның  шат­лы­гы озак­ка бар­ма­ган...

Бу хә­бәр­не ишет­кән авыл эт­лә­ре ур­ман­га ки­леп җит­кән­нәр. Хәй­лә­кәр төл­ке­не эз­ләп та­бып акыл­га утырт­кан­нар. Шул көн­нән бир­ле төл­ке эт­ләр­дән кур­кып, ур­ман­нан чык­мый, ди.

Ри­шат Пет­ров, Чал­лы шә­һә­ре, 9нчы мәк­тәп, 2Б сый­ны­фы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: