Көмеш кыңгырау

Карт үрдәк (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди бер үрдәк. Ул бик карт булган. Ул сарайда тавыклар белән бергә яшәгән ди.

Ә тавыклар аны бер дә яратмаган. Үрдәк мескен нишләсен?! Сарай ишеген хуҗалары ачу белән, чыга да китә, чыга да китә икән.

Шулай беркөнне ул бу хәлдән туеп, иртүк урманга ук чыгып киткән ди икән. Урман ерак булган, бик озак барган, ялыккан икән. Туктап, үлән чүпләп, чык суларын да татып караган. Бик озак бара торгач, караңгы да төшә башлаган. Кинәт каршысына, кыр үрдәкләре очраган. Алар карт үрдәкне күреп, аптырап калганнар:

– Чү, син монда нишләп йөрисең? Акылың киттеме әллә? Син бит йорт кошы?! – дигәннәр аңа.

– Юк, һич кенә дә акылым китмәде, бергә яшәүче кошлар мине сөймиләр, бик читен алар арасында миңа, урманда төлке авызына эләксәм дә гомерем жәл түгел, мин кемгә кирәк?! – дип күз яшьләрен түккән мескен.

– Алай димә! Гомер бер генә! Ул кошларның сине яратуы ник кирәк соң? – диешкәннәр кыр үрдәкләре. – Әйдә, күрсәт, күрикче шул кошларны! Ни өчен бу кадәр үртәләсең икән, беләсебез килә, – дип, үрдәкне кире авылга алып киткәннәр ди. Карт үрдәк бик телгә оста булган икән, аны тыңлаучы гына булмаган, күрәсең. Кызыклы хәлләр сөйли-сөйли кыр үрдәкләрен көлдереп бетергән ди. Авылга җиткәндә, бер кыр үрдәге, күрәсең, башлыкларыдыр инде:

– Әйдәгез карт үрдәкне уртага бастырып, бергә сарайга керәбез! Теге кошлар шаккатсыннар!

– Әйе, бак-бак! - диештеләр калганнар.

“Кара син аны, күпме яшәп, бер табактан ашап, шул тавыклар белән уртак тел тапмаган иде. Ә кыр үрдәкләре белән бер көн эчендә дуслашып та өлгерделәр. Үз тиңең үз тиңең шул инде, кыргый булсалар да”, – дип уйлады карт үрдәк.

Юнәлделәр болар сарайга. Тавык халкы көтелмәгән кунакларга аптырап карады. Ни күрсеннәр, бу үрдәкләр ишәйгән, урталарында теге карт үрдәк.

– Ай-ай хөрмәт күрсәткән булалар, кара син аны! –дип кеткелдәде бер тавык. Икенчесе кеткелди башлаган иде, әтәч ирек бирмәде, дәшеп алды да:

– Әнә алдыгызда ризык, чүпләнегез! Эшегездә булыгыз! – дип боерды, үзе һаман үрдәкләрне күзәтте.

Кыр үрдәкләре “разведка” ясап бетергәч, башлыклары:

– Безнең белән китәм дисәң, алабыз, һичшиксез алабыз. Син бик тапкыр телле, дусчан. Әмма сиңа монда җайлырак булыр. Урманда җитезлек кирәк. Без килгәләп йөрербез... – диде. Икенчесе сүзне дәвам итеп:

– Монда сиңа бу кадәр дусларың килеп йөргәч, кырын караучы булмас, борчылма! Күңелсез вакытта безнең очрашуны уйла, көт, без әле очрашырбыз! – диде. Карт үрдәккә моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә иде. Кыр үрдәкләре, өчпочмак ясап, күккә күтәрелде. Карт үрдәк мөлдерәмә тулы күзләре белән күккә карап, аларны озатып калды. Шул вакыт тавыклар йөгерешеп килделәр дә карт үрдәкне урап алдылар:

– Бигрәк матур оча дусларың!

– Ник син аларны бер дә бирегә чакырмадың?

– Алар тагы киләчәкме?.... – һәм башка бик күп сораулар бирделәр, бик озак сөйләштеләр алар.

– Әйе, дусларым киләчәк әле, киләчәк! – диде карт үрдәк.


Биктимирова Инзилә, Яр Чаллы шәһәре 41 мәктәпнең 5 сыйныф укучысы, “Ак каурый” түгәрәге әгъзасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: