Көмеш кыңгырау

Кара Байтал

Әллә кайчан түгел, безнең заманда, яшәгән, ди, Дилә исемле кыз. Ул әти-әнисенең сүзләрен тыңламыйча гел киресен эшләргә яратучы кыз булган.

– Мин барысын да бик яхшы беләм, сезнең киңәшегез кирәкми, – дип җавап кайтарган ул һәр сүзгә. Әти-әнисе бик кайгырган, әмма бернәрсә дә эшләтә алмаганнар. Шулай көн артыннан көн узган.

Әтисе Диләнең туган көненә зур, йомшак уенчык – Кара ат бүләк иткән. Ул шундый матур, яллары да, күзләре дә кап-кара, ялтырап тора икән. Аңарда сихри көч бар ахрысы, дип уйлаган Дилә атның маңгаенан сыйпап.

– Син минем «Байталым» булырсың, –дигән. Байтал телгә килеп:

– Исәнме, дустым Дилә, –дип эндәшкән.

Дилә аптыраган. Искиткеч! Аның уенчыгы сөйләшә түгелме? Ул бу серне беркемгә дә сөйләмәскә булган. Эченнән генә «соңрак сөйләрмен әле, сюрприз булсын» дип уйлаган.

Беркөнне өйдә үзе генә калгач, Байталы белән урманга киткәннәр. Диләнең урман эченәрәк керәсе килгән.

– Кызым, алтыным, бердәнберем! Беркайчан да урманның эченә керә күрмә! Куркыныч күл эчендә елан патшалыгы яши. Алар агулы, үзләренең тозакларына төшерәләр, – дип кисәткән булган әтисе.

– Без синең белән бернәрсәдән дә курыкмыйбыз, шулай бит, Байтал? – дигән кыз әтисенең сүзләрен исенә төшереп.

– Әгәр минем сүземне ишетсәң, мин сиңа һәрвакыт булышырмын! – дип телгә килгән Байтал.

Шулай баралар, баралар икән болар. Куе үләннәр арасыннан елан шуышып килеп чыккан да, бик каты ысылдый башлаган. Дилә бик нык курыккан. Шунда Байтал үзенең тоялары белән җиргә өч тапкыр типкән икән – елан агуы кешеләрне яхшыга үзгәртүче сыекчага әверелгән. Елан Диләне чорнап алуы булган, ул шунда ук бик тәртипле кызга әйләнгән.

– Байталыңа рәхмәт әйт, әгәр ул булмаса, син хәзер безнең кебек үк еланга әйләнгән булыр идең, – дигән елан һәм шуышып китеп барган.

Ул күздән югалуга, Дилә Байталы белән өйләренә кайтып киткәннәр. Анда инде әниләре дә кайткан, сөенеп кочаклашканнар. Дилә барысы өчен дә гафу үтенгән. Үзенең шундый начар холыклы булганы өчен оялган. Башка андый тәртипсез, тыңлаусыз булмамын дип сүз биргән. Барсы да шатланганнар, Дилә шунда гына серен сөйләп биргән. Шул көннән башлап, алар бик матур, тату гына яшәп яталар, ди.


Лилия Миргалимова, Чаллы шәһәре, Пушкин исемендәге 78нче пролицей укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: