Изгелеккә изгелек белән
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер хатын. Аның акыллы һәм юмарт кызы булган.
Көннәрдән бер көнне әни кеше кинәт кенә бик каты авырый башлаган.
Кыз әнисеннән рөхсәт сорап, урманга дару үләннәре җыярга киткән. Бик күп дару үләннәре җыеп кайтырга чыккан. Юлда аңа бер әби очраган.
– Кызым, мин дә дару үләннәре җыярга килгән идем. Әмма иртәдән бирле бер дару үләне дә тапканым юк! – дигән ул.
Кыз җыйган үләннәрен әбигә сузган. Әнисенә дип бик азын гына алып калган үзенә.
Әби, саубуллашканда, аңа ак төстәге самавыр биргән дә:
– Һәр иртәне шушы самавырдан чәй ясап эчерт әниеңә, – дигән.
Таңнан торып, шул самавырдан көн дә төрле шифалы үләннәрдән ясалган чәй эчерткән кыз әнисенә. Бер атна дигәндә, әнисе аякка да баскан. Әбинең самавырында кайнаган чәй шифалы булган икән. Бер рәхмәт мең бәладан саклый дип юкка гына әйтмиләр шул.
Анастасия Баландина, Алексеевск мәктәбе, 7нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев