Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Итекләр белән читекләр

Тукай районы Күзкәй мәктәбе укучысы Айбулат Сахапов бик шәп әкият язган.

Җәмилә әбинең өйләре уртасында керәч кебек ак, тау кадәр зур мич тора иде. Мич башыннан ухылдаган тавышлар ишетелде. Ул тавыш елаган да, сукранган да кебек иде. Гади итектән шулкадәр тавыш чыгар дип кем уйлаган. Итек өй түрендә торган сандыкка карап сукрана иде:

– Эх, булмады инде шундый матур сандык эчләрендә ятып. Ятам бит мич башларында пешеп, әле төртеп төшерәләр, әле киеп чыгып йөгерәләр.

Көтмәгәндә сандыктан тавыш килде:

– Сезгә рәхәт, ятасыз мич башында. Көн дә каядыр барасыз, дөнья күрәсез. Безнең тормыш тормышмыни инде!?

Сандык ачылды да идән уртасына гаҗәеп матур читекләр килеп төште. Бер яктан суккан палас өстендә сарык йоныннан баскан җылы итекләр торса, икенче якта бизәкле күн читекләр тора иде. Читекләр үз матурлыкларын белеп, масаеп кына шакылдап үттеләр дә сүз каттылар:

– Нәрсә зарланып ятасың? Менә безне ул күрүче дә юк. Ятабыз шунда бәйрәм көтеп, ә бәйрәмнәр бик сирәк. Соңгы тапкыр Сабантуйда дөнья күреп кайттык.

Бу мизгелдә читекләр яз бәйрәмендә булган матур мизгелләргә кайтып килделәр.Чакмабаш, лалә чәчәкләре төшкән күн читекләргә бик күпләр кызыгып карап торган иде. Җәмилә әби Сабантуй мәйданы уртасында биегәндә, бар халык шаккатып карап торды. Читекләр бик матур шул алар!

Үзара сөйләштеләр дә читекләр мич башына менде, ә итекләр сандыкка кереп яттылар. Сандыктагы чигүле кулъяулык, ашъяулык, түбәтәй һәм башка бизәкле тукымалар, сөлгеләр итекләрне бер дә кабул итмәделәр. Аларга бу киез итекләр затсыз булып күренәләр иде. Мич башындагы читекләр дә эсселектән нишләргә белмичә яттылар. Ярый әле Җәмилә түти кайтып җитте. Булган хәлләргә шаккатып карап торганнан соң, өйдә тәртип урнаштырды.

Чатнама суык кышкы бер көндә Җәмилә түти җылы итекләрен киеп, чиккән читекләрен тукымага төреп, куенында гына җылытып, мәдәният йортындагы Яңа ел бәйрәменә китте. Җәмилә түти бизәкле читекләрен киеп чыгыш ясаячак анда.

– Менә хәзер тәртип, менә хәзер бар да урынында, – дип уйладылар итек белән читекләр.

Айбулат Сахапов, Тукай районы, Күзкәй мәктәбе, 12 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев