Исемнәр (әкият)
Бу әкият безне бер-беребезнең исемнәрне кадерләргә өйрәтә!
Борын-борын заманда яшәгән, ди бер әни
белән әти, һәм аларның ике уллары булган,
ди. Көннәрдән бер көнне бу ике малай
ярыша башлаганнар, ди, кемнең исеме
әйбәтрәк, матуррак? Зур улларының исеме
Байбулат, бәләкәенеке - Булат булган, ди.
– Минем исемем матуррак!
– Юк, минеке! - диеп алар бер-берсе белән көн саен ярыша торган
булганнар.
Икенче көнгә болар ярышканда яннарына
әтиләре килеп керә дә, болай, ди:
– Улларым, ярышмагыз, без әниегез белән
сезгә ике төрле исем куштык: Байбулат-
кыйбатлы, ныклы тимер дигәнне аңлата, ә
Булат - иң каты, иң яхшы кылычларда
кулланыла торган тимер дигәнне аңлата.
Һәм алар бу сүзләрдән соң, башка бер дә
талашмаганнар.
Берничә көннән соң егетләргә әтиләре эш
куша. Урманга барып, киселгән агачлардан
утын хәстәрләп алып кайтыгыз, ди. Урманга
барганда каршыларына ике малай очрый.
Аларның исемнәре Ислам белән Самир
булган. Гаҗәп түгел, алар да исемнәре белән
ярышканнар, ди.
– Минеке матуррак, минеке байларча
яңгырый!
Байбулат көлеп куйган да әйткән:
– Иии, малайлар, үртәшмәгез болай! Безнең
әтиебез бер бөек сүз әйтте, тыңлагыз: сезгә
әти-әниләрегез үзләренең күңелләренә хуш
килгән, мәгънәле исемне кушканнар. Исем
белән сүз көрәштермиләр!
Шуның белән әкият тәмам.
Бу әкият безне бер-беребезнең исемнәрне
кадерләргә өйрәтә!
Ислам Нуруллин, Мөслим, 5нче Г сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев