Җир-ананың дүрт улы (әкият)
Борын-борын заманнарда, бик бай, бик матур, табигать патшалыгы булган.
Борын-борын заманнарда, бик бай, бик матур, табигать патшалыгы булган. Бу патшалык белән мәрхәмәтле, изге күңелле, гүзәл, сөйкемле Җир-анабыз идарә иткән. Аның үзе кебек шәфкатьле, баһадир дүрт малае булган. Олысы Балкыш, икенчесе Гаяз, өченчесе Җәләй һәм иң кечкенәсе Илкөз исемле булганнар.
Җир-ана улларын кечкенәдән үк эш сөяргә, юмарт булырга, кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтеп үстергән. Малайлар үсеп җиткән, тормыш корып җибәргәннәр. Ләкин олы малае Балкышның гына тормышы килеп чыкмаган. Хатыны бик яшь килеш үлеп киткән. Аларның бер кызлары булган. Ул бу кызын беръялгызы тәрбияләгән.
Балкыш башка малайлардан үзенең саран, салкын, усал булуы белән аерылып торган. Ул кешеләргә беркайчан да ярдәм итмәгән, кешеләрнең моң-зарларын тыңламаган, бик кырыс, ачулы кеше булган. Җир-ана бу малае өчен бик борчылган.
«Әллә язмышы әче булганга, тормышы килеп чыкмаганга, шундый булдымы икән бу Балкыш?» дип еш кына уйлана Җир-ана.
Гаяз, киресенчә, самими, һәркемгә ышанучан, саф йөрәкле, бик яхшы күңелле малай була.
Җәләйдән исә җылылык, мәрхәмәтлелек бөркелә һәм ул башкалардан яшен кебек җитез булуы белән аерылып тора. Ләкин аның бер тискәре ягы бар, ул тиз ачулана, кызып китә, тиз сүрелә торган була.
Илкөзгә килсәк, ул бик юмарт, сөйкемле була, кәефе генә төрлечә әле яктырып китә, әле караңгылана.
Дүрт малай кулга кул тотынып, бергә патшалыкны алып баралар, патшалыкка сокланып та, көнләшеп тә караучылар күп була. Гомер мизгел кебек үтеп китә. Җир-ана үләр алдыннан малайларын чакырып китерә дә, һәрберсенә үзенең киңәшләрен әйтеп калдыра.
Балкышка юмарт булырга, Гаязга һәркемгә ышанмаска, Җәләйгә юкка-барга ачуланмаска, Илкөзгә кешеләргә ачык булырга куша. Ахырдан «Абыегыз Балкышка булышыгыз, аны юмарт, игелекле булырга өйрәтегез» дия.
Әниләре вафатыннан соң, өч бертуган, абыйларына төрле юллар белән ярдәм итеп торалар. Менә мәрхәмәтлек орлыклары да күренә башлый, Балкыш сабыйларны бик яратучан, юмарт булырга өйрәнә. Энеләренә һәм кешеләргә гел булыша, аларны ял иттерә. Кызы да үсеп буйга җитә.
Ләкин көннәрдән бер көнне Балкышның гомере өзелә, өч ай да үтми Гаяз вафат була, яңадан өч айдан Җәләй үлә һәм тагын өч айдан Илкөз дә якты дөнья белән саубуллаша.
Шул вакыттан соң, гел җылы гына булган, аларның патшалыгы урында ел фасыллары барлыкка килә. Балкыштан – кыш, Гаяздан – яз, Җәләйдән – җәй,Илкөздән – көз барлыкка килә. Бу ел фасыллары нәкъ аларның сыйфатларын үз эченә сыйдырган.
Ә патшалыкта калган кешеләр, аларны бик сагына торган булалар. Андый мәрхәмәтле, игелекле, юмарт патшалар бу урында башка булмый. Шуңа күрә, Балкышны искә алу өчен бу тирәлектә яшәүчеләр яңа елны уйлап чыгарганнар. Кешеләр күңелендә ел саен Балкыш үзенең кызы белән кыш бабай булып килеп, балаларга бүләк тарата. Менә ни өчен кыш әбисе юк икән.
Гаязны искә алу өчен Нәүрүз бәйрәмен уйлап чыгарганнар. Нәүрүз бәйрәме нәкъ Гаяз кебек, кешеләрне татулыкка, бердәмлеккә, матурлыкка, юмартлыкка өнди, киләчәкнең матур булачагына өметләндерә.
Җәләйгә Сабан туе бәйрәмен уйлап тапканнар. Сабан туе – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмдә әкиятебез геройларының балачакта бик яратып уйнаган уеннары уйнала һәм алар бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Балкыш белән Гаязның яраткан уеннары капчык сугышы була. Бу хәзерге көндә кыш белән язның тарткалашуын күрсәтә сыман. Кыш китәргә теләми, ә яз килергә ашкына. Ә Җәләй белән Илкөз көрәшне үз иткәннәр. Җәләй һәрвакыт яшел сөлге белән, ә Илкөз сары сөлге белән көрәшкән. Менә ни өчен җәй көне бөтен җир яшелгә, көз көне сарыга төренә икән. Тагын таяк тартыш, баганага менү һәм башка бик күп төрле кызыклы уеннар бүгенгегә кадәр сакланып калган.
Илкөзгә Сөмбелә бәйрәмнәре туры килә. Сөмбелә бәйрәме – иң мул, юмарт бәйрәмнәрнең берсе. Барлык уңыш җыелып беткәннән соң, уңышны зурлап үткәрелә торган бәйрәм.
Бу бәйрәмнәрнең барсын да кешеләр яратып һәм сагынып, көтеп алалар. Иң мөһиме, алар тыныч, матур һәм күңелле үтсеннәр, нәкъ әкияттәге кебек...
Хаҗиева Гүзәл Фаил кызы. Балтач районы Г.Г.Гильметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев