Сыер белән кәҗә
Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай.
Аларның булган, ди, бер сыер белән бер кәҗәләре. Аларга печән ашатып, сөтләрен көн дә савып торганнар. Малкайлар үзара дус һәм тату яшәгәннәр.
Беркөнне аларны бабай болынлыкка саф һавага алып чыккан һәм еракка китмәгез дип калдырып кайтып киткән.
Сыер белән кәҗә сөйләшә-сөйләшә тәмләп ашарга керешкәннәр. Сыер әйтә икән: «Бу җирдә үлән тәмлерәк», – дип. Кәҗә исә: «Юк, мин ашаганы тәмлерәк, чәчәге дә күбрәк, дип. Сыер әйтә икән: «Менә кайткач карарбыз, кемнең сөте тәмлерәк булыр икән», – дип. Шулай кичкә кадәр алар бер-берсенә ачуланып, аерым ашап йөргәннәр. Кайткач, түземсезлек белән әбинең сөт саварга чыкканын көткәннәр. Һәм әбидән сорыйлар икән: «Әбекәй, кайсыбызның сөте тәмлерәк, шуны әйтче». Карчык аларга назлы сүзләрен кызганмыйча болай дигән: «И-ии, малкайларыбыз, туендыручыларыбыз. Икегезнеке дә бик тәмле, рәхмәт сезгә». Тик кәҗә моңа сөенмәгән: «Ничек инде, мин гел чәчәк кенә ашадым, минеке тәмлерәк булырга тиеш иде», – дип әбигә үпкәләгән. Шуннан соң кәҗә сыер белән йөрми башлаган. Сөтен тәмле итәр өчен ул әле дә булса кеше бакчаларына кергәли икән.
Кәрим ИМИНОВ, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 5нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев