Көмеш кыңгырау

Гадел белән Шүрәле

Борын-борын заманда Шүрәле мәҗлес җыярга уйлаган, ди.

Урмандагы барлык җәнлек-киекләрне чакырган да шарт куйган: һәрберсе табынга яраткан ризыгын үзе алып килергә тиеш булган. Шулай итеп, мәҗлескә килергә теләүчеләр яраткан ризыкларын эзләргә чыгып киткән, ди.
Иң җитезе тиен булган. Аның кунакка бик тә барасы килгән. Агачтан агачка сикергәләп, чикләвек җыя башлаган. Иң тәмлеләрен, иң эреләрен генә җыйган ул.
Хәбәрне ишетүгә, керпе урмандагы җимеш агачлары төпләреннән өлгереп коелган алма, грушаларны җыярга тотынган. Очраган гөмбәләрне дә калдырмаган.
Урман җәнлекләре җыеласы мәҗлестән аюның да каласы килмәгән. Хуш исле бал суыртырга дип, ул чәчәкле аланда урнашкан умарталыгына йөгергән. Берәр кисмәк бал алса, барысын да сыйларга җитәр!
Шулай итеп, барысы да таралышып беткәннәр... Мәҗлес буласы аланда беркем калмаган. Шүрәле исә, бик канәгать булып, үз-үзенә сөйләнә икән:
– Яхшы иттем бит мин, ә?! Хәзер барысы да күчтәнәчләрен китереп өярләр. Ә мин һәммәсен үзем генә белгән җиргә яшерермен. Җәнлекләрне берәм-берәм кытыклап куркытып, куалап җибәрермен. Кышны тәмле әйберләр белән сыйланып чыгармын.
Тик Шүрәленең бу сүзләрен әле күчтәнәч әзерләргә ашыкмаган ябалак ишетеп торган. Зирәк кош тиз аңлап алган аның хәйләсен. Урман җәнлек-киекләренә шунда ук хәйлә-хәбәрне җиткерергә очкан. Шулай очып барганда, урманга утын әзерләргә килүче егетне очраткан, аңа барысын да сөйләп биргән.
Менә мәҗлес җыеласы көн килеп җиткән. Аланда Шүрәле барысын да көтеп утыра икән. Янында утынга килүче егет пәйда булган. Шүрәле, аптырап:
– Син кем? Күчтәнәчең кая соң синең? Бүген минем мәҗлесемә үз ризыклары белән генә киләләр, – дип сораган.
– Күчтәнәчем монда гына. Бик тәмле ул, тик тыгылып алырга синеке кебек озын, нәзек бармаклар кирәк, – дигән егет.
– Хикмәт шунда гынамы? Әйдә соң, алабыз! – дип ашыккан Шүрәле.
Егет читтә аунап яткан бер юан, ярык агач янына килгән. Балтасы белән чөй кагып, шул ярыкны киңәйткән дә:
– Менә шунда бармакларың сыйса, тәм-томнарны тартып чыгарырсың, – дигән.
Шүрәле, уйлап та тормыйча, ике кулы белән ярыкка тыгылган, ә егет чөйне бәреп чыгарган. Шүрәленең бармаклары агач ярыгына кысылып калган, һәм ул бик яман итеп кычкыра башлаган.
– Кем син, егет? Исемең ничек? – дип сораган ахырдан, елый-елый.
– Мин – Гадел! Әтием – Дөреслек, әнием – Хөрмәтбикә! – дигән егет. – Бүген без урман җәнлекләре белән мәҗлес корабыз. Ә син бу өч исемне исеңдә калдыр. Аларның мәгънәләре турында яхшылап уйлан! Иртәгә яныңа килербез. Барысын да аңласаң, без сине азат итәрбез, – дигән дә китеп барган.


Ләйлә Мөхәммәтҗанова, Казан шәһәре, “Адымнар” мәктәбе, 5 Л сыйныфы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: