Көмеш кыңгырау

Дус­лар

Күк йө­зен­дә ма­тур итеп Ко­яш ел­мая. Бар те­рек­лек кош­лар­ның сай­ра­вын тың­лый.

Ко­яш, алар­ның сай­рау­ла­ры­на сок­ла­нып, һа­ман җир­гә тар­ты­ла, гүя кош­кай­лар­ның моң­на­рын отып ала­сы ки­лә.

Җир шун­да Ко­яш­ка:

– Бик якын кил­мә әле, дус­кай, кай­нар­лы­гы­ңа чы­дар хәл юк, пе­ше­рә­сең бит! – дип ял­ва­ра.

– И дус­ка­ем, моң агы­мын­да оны­тыл­ган­мын, ачу­лан­ма, – дип Ко­яш ки­ре үз уры­ны­на юнә­лә.

Бо­лар­ның ма­тур гы­на сөй­лә­шү­е­нә Җил­нең ачуы чы­га, ту­зы­на баш­лый, чөн­ки аның дус­ла­ры бул­мый, аның бе­лән бер­кем сөй­ләш­ми икән.

Ко­яш тиз ара­да кү­тә­ре­лә, лә­кин аның бер ну­ры су­га тө­шеп ки­тә.

Су үзе­нең дул­кын­на­ры бе­лән Нур­ны яр­га чы­га­рыр­га те­ли, лә­кин җил аны ки­ре этә. Шун­да бер ба­лык Нур­ны яр­га чы­га­рып куя.

– Син шун­дый ос­та йө­зә­сең, ми­не күк­кә кү­тәр­че! – дип үте­нә Нур.

– Юк шул, Нур­ка­ем, мин бит су­да гы­на йө­зәм, күк­тә мин көч­сез, бе­рүк үп­кә­ли күр­мә ми­ңа, – дип җа­вап би­рә ба­лык.

– Юк, нин­ди үп­кә­ләү, ди, син бул­ма­саң, су тө­бе­нә үк тө­шеп ки­тәр идем, – ди дә Нур, ба­лык­ны ал­тын­га ма­на. – Ме­нә си­ңа зат­лы күл­мәк, сал­мый­ча ки! Си­ңа яр­дәм итү­че­нең бер те­лә­ген үти ала­чак­сың!

Нур ел­га буй­лап яр­дәм эз­ләп ки­тә. Ә Җил һич ка­лыш­мый, Нур­ның ар­тын­нан йө­ге­рә, ди. Ки­нәт бер та­выш ише­тә:

– Кот­ка-а-ры­гы-ыз!

– Чү, тук­та, ми­нем дус­тым ба­лык ич бу! – дип Нур ки­ре йө­ге­рә баш­лый. Тик һа­ман бер урын­да тап­та­нып то­ра, ди. Шул­чак җил их­ты­яр­сыз­дан ба­лык­ка яр­дәм­гә оча. Ба­лык ят­мә­гә эләк­кән икән. Җил ки­ре нур­га та­ба эл­дер­тә:

– Ни­чек кот­ка­ра­быз, Нур, әйт, ни ди­сәң шу­ны эш­лим, биг­рәк ма­тур бит, ха­рап­лар бул­ган, – ди.

– Син су­ны сел­кет, ят­мә чай­ка­лыр, – дип ки­ңәш би­рә нур.

Җил ду­лый тор­гач, ят­мә куз­га­ла һәм ба­лык азат бу­ла.

– Бик зур рәх­мәт! – ди ал­тын ба­лык. – Сез ми­нем кот­ка­ру­чы­ла­рым, ике­гез­нең дә те­лә­ге­гез­не үтим, йә, әй­те­гез!

Җил кы­ю­сыз гы­на:

– Дус­ла­рым бул­сын иде. Мин алар­га һәр­чак яр­дәм итәр идем, – ди.

– Ә ми­не өе­мә кай­тар­чы, мин Ко­я­шым­ны са­гын­дым, – ди Нур.

– Ярар, үтәл­сен те­лә­ге­гез!- ди дә ба­лык Нур­ны ко­яш­ка кү­тә­рә.

– Җил­кәй, нур­ның те­лә­ге үтәл­де, әнә ул без­гә як­ты­сын һәм җы­лы­сын сир­пи. Ә си­нең те­лә­гең үтә­лер­ме икән, бер дә бел­мим шул. Ми­ңа бу­лыш­кан ке­бек һәр­кем­гә яр­дәм ку­лы суз­саң һәм иге­лек кыл­саң, һич­шик­сез, җа­вап та­бар­сың, – дип ба­лык су­га чу­ма.

Җил нин­ди иге­лек кы­лыйм дип ап­ты­рап йөр­гән­дә:

– Су ки­рәк, су! – дип ял­вар­ган җир­не ише­тә.

Чын­нан да, ка­ра­са­на, яр­га­ла­нып бет­кән ич җир! дип, Җил бо­лыт­лар­ны этеп ки­те­рә дә яң­гыр яу­ды­ра. Ә җир, үз чи­ра­тын­да, аңа рәх­мәт әй­тә, дус­лар­ча эн­дә­шә. Җил­кәй­нең мо­ңа бик тә кү­ңе­ле бу­ла. Ко­яш та аңа нур­ла­рын сир­пеп ел­мая. Ул шу­лай һәр җир­дә иге­лек кы­лыр­га, яр­дәм итәр­гә ты­ры­шып йө­ри баш­лый. Әле бү­ген нин­ди иге­лек кыл­ды икән?

Әди­лә За­ки­ро­ва, Чал­лы шә­һә­ре, 41нче мәк­тәп, 6Л сый­ны­фы уку­чы­сы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: