Чыршы, чыршыкай...
Борын-борын заманда урман уртасында бер бик матур чыршы үскән. Ә аның каршында бәләкәй генә каен үсеп килә икән.
Чыршы каеннан көлә торган була. Имеш, ул каеннан матуррак икән. Бигрәк тә кыш көннәрендә.
Менә шулай вакыт үтте. Кыш та үтте, яз да җитте. Урмандагы агачлар кышкы йокыларыннан уяндылар. Яңа тормыш башланды. Каен да башта бөреләнде, аннан яшел яфраклар ярды, матурланды, ә чыршы аның кырыенда ничектер төссезләнеп калгандай булды. Ләкин каен аны кыерсытмады, киресенчә, син гел матур, җәен дә, кышын да, дип юата иде. Җәй буена каен башында кошлар сайрады, күбәләкләр ял итте.
Менә тагын кыш җитте. Чыршы тагын үз эшенә кереште: каенны кимсетә башлады. Тирә-якта үсеп утыра торган башка агачларга да үзенең энәләрен тырпайтты. Агачлар тыйнак кына елмаешып, кышкы йокыга талдылар.
Менә Яңа ел алдыннан урманга чыршы кисеп алырга кешеләр килде. Аларның күзләре шушы матур чыршыга төште. Пычкы тавышлары чыршының ыңгырашканын, уфтанганын ишеттермәде. Каенга аны алып киткәч, ямансу калды.
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Зәйнуллина Миләүшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев