Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Чәчәк исемле кыз – Азалия

Борын да түгел заманда, белмим кайсы вакытта, әкияти бер авылда яшәгән ди чәчәк исемле кыз – Азалия.

Борын да түгел заманда, белмим кайсы вакытта, әкияти бер авылда яшәгән ди 
чәчәк исемле кыз – Азалия. Кыз бик тә матур, акыллы һәм хезмәт сөючән булган. 
Шуның өстенә әле ул бик тә табигатьне һәм җәнлекләрне яраткан.
Чәчәк исемле кыз белән очрашкан һәркем кояштай балкып елмая икән. Әллә нинди 
явызлар да, әшәкелекләрен онытып, яхшы күңеллегә әвереләләр, ди. Азалия туганнан 
бирле бу авылда бер дә яшенле яңгырлар яумаган, бары тик җылы ләйсән яңгырлар 
гына ява икән. Һәр көнне, яңгырдан соң, күктә искиткеч матур салават күпере балкый,
ди.
Табигатьнең искиткеч гүзәл булуына карамастан, Азалиягә бу авылда яшәве 
рәхәт түгел икән. Чөнки бу авылда башка балалар булмаган.
Кыз  көн дә, иртән торгач, авылга терәлеп торган тау буена йөгереп чыга икән. Анда 
ул йомран малайлары белән сөйләшә, күбәләкләр куып уйный, кошлар җырын тыңлап 
илһамлана. Шуннан ул сукмак буйлап урманга йөгерә. Андагы чишмә суы белән 
сыйлана, кыр кәҗәләренең куышып уйнавын күзәтеп хозурлана. Шул ук вакытта: “Эх, 
минем дә шулай уйнарлык дусларым булсын иде,” – дип хыяллана икән.
Көннәрдән бер көнне Азалия яраткан чишмәсе – Миләшле кулга килә. Чишмә янында 
кемдер бар икән. Якынрак килгәч, ул аның искиткеч гүзәл зат икәнен күрә. Бу гүзәл 
зат – Урман иясе икән. Азалиянең аның турында ишеткәне була, ләкин бу җирләрдә 
күпме генә йөрсә дә, бер дә очратканы булмый. Урман иясенең кулында шундый 
матур, ап-ак куян икән. Урман иясе кыз белән сөйләшми, ул бары тик тирә-якны 
кояш нурларыдай балкытып елмая икән. Ә Азалиягә бу елмаюдан шундый рәхәт! 
Урман иясе кулындагы куянны кызга суза. Икенче мәлдә инде ул юкка да чыга. Ә 
Азалиянең кулындагы куянкай, песи баласы диярсең, аңа сыенып тик тора икән. Кыз 
аны җиргә куя да, кайтыр юлга кузгала. Ә куянкай аңардан һич кенә дә калмый, өенә 
кадәр йөгереп кайта. Шулай итеп ул аларда яшәп кала. Кыз аңа Ап-ак дип исем дә 
куша. Азалия хәзер инде тау буйларында үзе генә уйнамый, кая гына бармасын, Ап-ак аңардан калмый икән. Бер айдан Ап-акның берсеннән-берсе матур 10 баласы туа. 
Азалия аларның һәрберсен карый, ашата, явызлардан саклый. Озак  та үтми, Ап-акның 
нәселе тагын үрчи, тагын арта.
Инде бу матур куяннар турында авылдагы кешеләр генә түгел, тирә-юньдәге авыл, 
шәһәрләрдә дә ишетеп алалар. Бик күп кешеләр куянкайларны күрергә киләләр икән. 
Килгәннәр шушы авылда төпләнеп тә калалар икән. Авылда хәзер бик зур куян 
фермасы барлыкка килгән, ди. Кешеләр ул куяннарның йоныннан әллә нинди матур, 
җылы киемнәр бәйләргә өйрәнгәннәр, ди.
Ә Азалиягә хәзер бер дә күңелсез түгел икән. Аның үзе кебек акыллы, хезмәт сөючән, 
мәрхәмәтле дуслары күбәйгән. Чөнки авыл көннән-көн зурайган. Кешеләргә эш, 
балаларга мәктәп бар икән. Бары тик шушы җирдә хезмәт куеп, Табигать ананы 
хөрмәт итеп яшәргә генә кирәк, ди.
Баһаува Азалия, Ютазы районы, Ютазы урта мәктәбенең 5 сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

17

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев