Көмеш кыңгырау

Бү­ре­не кем кот­кар­ган?

Бо­рын за­ман­да тү­гел, бу көн­нәр­дә ге­нә яшә­гән, ди, бер усал бү­ре. Ни­чек ке­нә на­чар­лык эш­лим, дип уй­лый икән ул. Бик күп хай­ван­нар, хәт­та ке­ше­ләр дә ан­нан күп зы­ян күр­гән­нәр.

Бу усал бү­ре­нең ике ба­ла­сы бул­ган. Ба­ла­ла­рын ул бик ярат­кан. Һәр көн алар­га тәм­ле азык алып кай­тып ашат­кан. Көн­нәр шу­лай үтә тор­ган. Бер­көн­не бү­ре ау­чы куй­ган кап­кын­га эләк­кән. То­зак­та озак азап­лан­ган ул, лә­кин аңа яр­дәм­гә ки­лү­че бул­ма­ган.

Ике көн үт­кәч, то­за­гын ка­рар­га ау­чы кил­гән. Бү­ре әле улый, ди, әле елый икән. Шу­лай итеп ба­ла­ла­ры бар­лы­гын аң­ла­тыр­га ты­рыш­кан. Бик бор­чыл­ган ул ба­ла­ла­ры өчен. Ау­чы­ның да мон­дый оч­рак­ка бер дә юлык­ка­ны бул­ма­ган. Ул бү­ре­не кыз­ган­ган. То­зак­тан ыч­кын­дыр­ган да бер ки­сәк ит бир­гән. Бү­ре исә ал­ды­на-ар­ты­на ка­ра­мый ба­ла­ла­ры яны­на йө­гер­гән.

Кай­тып кер­сә, өнен­дә­ге ба­ла­ла­ры әни­лә­рен кө­тә-кө­тә ачы­гып, хәл­сез­лә­неп бет­кән­нәр. Әни­лә­ре алар­ны тәм­ле ит бе­лән сый­ла­ган. Бә­лә­кәч­ләр, та­мак­ла­ры туй­гач, әни­лә­ре­нең җы­лы ку­е­ны­на ке­реп йо­кы­га тал­ган­нар. Ә бү­ре шул­ва­кыт ти­рән уй­га чум­ган. Ул бит ке­ше­ләр­гә күп­ме зы­ян сал­ды! Ә ау­чы аны кот­кар­ды. Шул көн­нән баш­лап, бү­ре ни­чек ях­шы, яр­дәм­чел бу­лу ту­рын­да уй­ла­на икән. Әле һа­ман да уй­лап та­ба ал­мый, ди. Ях­шы­лык­ка юл­ның дус­лык­тан баш­ла­ну­ын бел­ми­дер ул.

Эн­җе Мө­ба­рәк­җа­но­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны Дүс­мәт ур­та мәк­тә­бе.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: