Көмеш кыңгырау

Әби белән мырау әкияте

Борын-борын заманда Мырау һәм әби яшәгән. Мырау сөт ярата икән. Бер көнне әбинең Мырауга сөте булмаган. Мырау үпкәләп урманга киткән. Урман бик зур булган, бик караңгы... Анда күп төрле җәнлекләр яшәгән.

Тик Мы­рау кур­кып тор­ма­ган, ур­ман­ның эче­нә үк ке­реп кит­кән. Ба­ра тор­гач аңа Аю оч­ра­ган. Аю әй­тә икән: «Мин си­не ашыйм!» – ди икән. Мы­рау­ның ко­ты алын­ган дип уй­лый­сыз­мы әл­лә? Бик ямь­сез итеп ыр­ла­ган ул, һәм дә сыр­тын ка­барт­кан. Аю шун­дук кур­кып ур­ман эче­нә шыл­ган.

Мы­рау та­гын ал­га та­ба кит­кән. Ба­ра икән, ба­ра икән... Кар­шы­сы­на Бү­ре ки­леп чык­кан. «Кем син? Кая ба­ра­сың?» – ди­гән бү­ре.  «Ме­нә ур­ман­га йө­рим әле, ми­нем рөх­сәт­тән баш­ка нин­ди җән­лек­ләр яшә­гә­нен тик­ше­рәм. Мин бу ур­ман­ның ху­җа­сы бит! –  ди­гән Мы­рау. «Бу нәр­сә кеч­ке­нә бул­са да явыз кү­ре­нә, ба­шым­ны бе­те­рер», – дип уй­ла­ган бү­ре һәм ку­ак­лар ара­сы­на ке­реп тә кач­кан.

Әле аңа төл­ке дә, ку­ян да оч­ра­ган. Алар да тиз ге­нә кур­кып ки­теп бар­ган­нар. «Нин­ди көч­ле икән бит мин!» дип сө­ен­гән Мы­рау. Һәм шул сө­е­не­чен ур­так­ла­шыр­га дип ки­ре өе­нә, әби­се яны­на кай­тып кит­кән. Бо­лай бул­гач, әби­сен дә як­лый ала­чак бит ин­де ул. Зе­рә яшә­ми!

Мы­рау­ны күр­гәч, әби бик сө­ен­гән: аша­ры­на сөт, ипи, эрем­чек бир­гән. Алар ике­се әле бик озак го­мер ки­чер­гән­нәр. Һәм Мы­рау ин­де әби­сен таш­лап бер­кая да кит­мә­гән. Без­нең әки­ят тә шу­ның бе­лән бет­кән.

Ди­нис­лам Га­сый­мов, Кук­ма­ра ра­йо­ны, Ар­па­яз авы­лы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: