Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Белем чишмәсе (әкият)

Бу чишмәне «Белем чишмәсе» дип йөрткәннәр, чөнки аның суын эчкән кешеләр бик тиз укырга һәм язарга өйрәнә торган булганнар.

Борын-борын заманда булган ди, бер чишмә. Суы салкын, бик тәмле булган икән.

Чишмә суын кешеләр «Бисмилләһир-рәхмәәнир-рәхиим» дип әйтеп эчкәннәр. Аны «Белем чишмәсе» дип йөрткәннәр, чөнки аның суын эчкән кешеләр бик тиз укырга һәм язарга өйрәнә торган булганнар. Тирә-юньдә бөтенесе дә шул чишмәдән су эчкәннәр, бик белемле булганнар. 

Бердәнбер көнне чишмәнең суы бетеп киткән икән. Кешеләр бик куркып калганнар, белемне каян алырга инде хәзер дип борчылганнар. Авылда йөзъяшәр бабай булган, аңа киңәш сорап барганнар икән.

Бабай аларга чишмәне чистартырга, улакларын алыштырып карарга кирәк дип әйткән. Кешеләр бергәләшеп чишмәдә өмә ясаганнар, анда бөтен авыл халкы катнашкан.


Хузятова Алинә, Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев