Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Батыр керпе турында әкият

Чын дус авыр чакта ярдәмгә килә. Әкиятебез шул хакта.

Борын-борын заманда, кара урманда яшәгән, ди бер керпе. Аның энәләре шундый күп һәм очлы булган, шуңа күрә аның белән бер кем дә дус булмаган. Ул көннәр буе берүзе урманда йөри икән, дуслар  турында хыялланып.
Бер көнне урманда ул тылсымлы карганы күргән һәм үзенең кайгысы турында сөйләп биргән. Карга аны кызганган һәм  ярдәм итәргә булган.

– Мин сиңа бу энәләреңнән котылырга ярдәм итәм! - дигән карга.
Карга иң зур агачның башына очып менгән дә, барлык көченә: “Каррр!” - дип кычкырып җибәргән. Шул ук минутта керпенең энәләре юкка чыккан. Бик нык куанган керпе һәм каргага рәхмәтләр әйтеп, җәнлекләр уйнаган аланга йөгергән. Хәзер инде алар  керпене дә үзләре белән уйнатканнар, чөнки аның кадый торган энәләре 
юкка чыккан. Шундый күңелле итеп уйнаганнар җәнлекләр, ач бүренең килгәнен күрми дә калганнар. 

– Ха-ха-ха! Эләктегезме! Мин сезне барыгызны да кабып йотам! – дип сөенгән бүре. Җәнлекләр бик нык курыкканнар, нишләргә дә белмәгәннәр. Керпе шул вакыт: “Энәләрем булса, бүренең кирәген бирер идем” – дип уйлаган. Агач башында утырган карганы күргәч, бик куанган һәм аңа кире энәләрен кайтаруын үтенгән. Карга тырсымлы сүзен кычкырган да, керпенең энәләре барлыкка килгән. Керпе йомарланып бүре янына тәгәрәп барган да аның аякларын кадаган. Бүре авыртуына түзә алмыйча урманга качкан.
– Бик зур рәхмәт сиңа керпе дус! Синең энәләрең безне коткарды!
Шуннан бирле керпе белән барысы да дус булганнар. Чөнки чын дус авыр чакта ярдәмгә килә.


Абдреева Гөлназ Фадаэль кызы, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Мөслим авылы “Ләйсән” гомумүстерешле балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев