Ат белән эт ничек исемле булганнар?
Борын-борын заманда үрдәк үрәтник, саескан сотник, әтәч әйдәман булган вакытта, барлык хайваннар да урманда яшәгәннәр, ди. Ул вакытта йорт хайваннары, кыргый хайваннар дигән төшенчә булмаган, ди. Әле аларның исемнәре дә булмаган хәтта.
Шулай итеп, беркөнне бер зур, бер кечкенә җәнлек үзләренә исем эзләп урман буйлап баралар икән. Карасалар, бер абзый арбасына утын төяп маташа икән. Шуннан соң бу ике җәнлек абзый янына ук килгәннәр дә: “Ай-һай, абзый, утынны бик күп төядең, ничек тартырсың инде, әллә без ярдәм итикме?!” – дигәннәр. Абзый риза булган. Шулай итеп, зур җәнлек алга басып, арбага җигелгән, ә кечерәге арттан этәргә булган. Абзый арбага – утыннары өстенә менеп утырган да, алдагы җәнлекне мактап: “Әйдә, әйдә, шәп-шәп, атла-атла!” – дип көч биреп кайта икән. Артка борылып, бәләкәйрәк җәнлеккә: “Син дә булдырасың, шәп этәсең, әйдә, эт арбаны” – дип әйтә икән.
Шулай итеп, авылга кайтып җиткәннәр. Барлык халык җыелган. Җәнлекләр турында: “Нинди ярдәмчеләр бу, нинди дуслар бу?” – дип сорыйлар икән. Абзый: “Менә олысының исеме – ат, чөнки ул бик шәп атлый, ә кечесенең исеме – эт, чөнки ул бик әйбәт этә”, – дигән. Менә шулай ат белән эт исемле булганнар. Алар, ике дус, әле хәзер дә авылда яшиләр, ди. Икесе дә кешеләргә хезмәт итәләр икән.
Ислам Зарипов, 2нче гимназия, 3Б сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев