Алтынай (әкият)
Әлмәт урманнарында яшәгән ди,булган, ди бер тиен.
Борын-борын заманда, юк борын заманда тугел, берничә ел элек кенә булган хәл, диләр. Әлмәт урманнарында яшәгән ди,булган, ди бер тиен. Ул бик ярдәмчел җәнлек булган. Агач башына менеп утырып, бөтен урманны күзәтергә, шулай ук, әле бик каты урман чикләвеге яраткан. Берәр хәл була калса, тизрәк ярдәм итәргә ашыккан. Урман җәнлекләре дә аны бик яратканнар. Исеме дә килешеп торган – Алтынай исемле булган.
Менә бер көнне тиенкәй агач башына менеп утырып, як-ягына карана-карана үзенең чикләвекләрен ашый башлаган. Һәм кинәт, бик тәмле бер чикләвеге тәпиеннән ычкынып җиргә төшеп киткән. Тиенкәй дә аның артыннан җиргә сикергән. Чикләвекләр ташлар арасына тәгәрәп кереп киткәннәр. Аларны алыйм дип, ташларны күчерә башлаган һәм шул вакыт җир астыннан кара төстә су агып чыкканын күргән.
Әйбәтләп караса, су түгел икәненә инанган.
— Нәрсә икән бу?
— Нишләргә инде? — дип уйлаган. Якын-тирәдән ташлар җыеп, шуның белән каплап та караган, тик булмаган. Якынрак килеп иснәүгә, әллә нинди ят ис борына бәрелгән. Тиенкәйнең мондый исне моңарчы очратканы булмаган. Ә бу кара су ага да ага икән. Тирә-якны кара су каплаган. Шуннан тиен нишләргә дә белмәгән. Ул су чыккан урынга күп итеп ташлар салган һәм өстенә менеп утырган. Тишектән бүтән кара су акмый башлаган.
Тик болай утырып булмый бит инде? Ул ярдәмгә үзенең дустын саесканны дәшкән һәм әйткән:
– Саескан дус, барчы, эзләп тапчы миңа ярдәмгә берәр кешене.
Саескан тиз генә очып киткән. Озак оча торгач ул бергә җыелган бер төркем кешеләрне очраткан. Алар бөтенесе дә бертөрле киемнән, җир казу белән шөгыльләнә торган булганнар. Һәм саескан шул кешеләргә хәлне сөйләп биргән. Кешеләр тиз генә ярдәмгә йөгергәннәр. Алтынай янына килеп җиткәннәр. Ул бөтенләй юешләнеп һәм каралып беткән булган. Кешеләр аны юындырганнар һәм аңлатканнар. Бу су түгел, ә нефть икәнен. Болар нефть эзләүче нефтьчеләр булып чыккан. Алар инде бу җирләрдә, бер ай чамасы кара алтын – нефть ятмаларын эзләгәннәр, тик таба алмаган булганнар. Безнең Алтынай аларга ярдәм итә. Кешеләр тиенгә бик зур рәхмәтле булганнар. Һәм алар тиенкәйгә рәхмәт йөзеннән бер капчык урман чикләве бүләк иткәннәр.
Казан шәһәре, 134нче балалар бакчасы, тәрбиячеләр - Сабирҗанова Гөлфирә Гомәр кызы, Хабибрахманова Гөлназ Дамир кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев