Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Акбай белән Мырауның дуслыгы

Кулыма каләм алам, Әкият язарга утырам. Могҗизалы сәяхәтне, Сезнең хозурга тапшырам.

Җәйнең эссе hәм кояшлы бер көнендә Фәрит абыйның капка төбенә ике кәрҗин ташлап китәләр. Фәрит абый бу вакытта кибеткә барырга җыенган була. Капкадан чыкса ни күрсен? Тал чыбыгыннан бизәкләп үрелгән, уртача зурлыктагы, өстен ап-ак яулык белән каплаган ике кәрҗин тора. Фәрит абый як-ягына каранып ала, бер кеше дә күренми, урамда үле тынлык, кояш гына өтеп алырдай  кыздыра. Хуҗа абыйның юлын кискән бу ике сихри кәрҗин аны бик җәлеп итә. Барасы юлын да онытып кәрҗиннәрне алып өйгә керә .

 

Ачып җибәрсә ни күрсен?! Беренче кәрҗиндә йомшак йомры йомгак булып көчек баласы ята, ә икенчесендә исә мәче баласы. Нинди таш бәгырьле кеше ташлап киткән бу җан ияләрен, дип уйлый Фәрит абый.

Тирә-як Фәрит абыйны йомшак күнелле, мал җанлы кеше икәнлеген белә. Ул ризык сорап йөргән барлык җан ияләрен ашата, тәмле ризыклар белән сыйлый. Әллә шулай икәнен белеп юри калдырып киткәннәрме?

 

Мең төрле сораулар  биреп үзенә, сорауларга җавап таба алмыйча, бу ике нарасыйны игътибар белән күзәтә ул.

Көчек баласы күмер сыман кара төстә, ике каш өстендә соры төстә тамгасы бар, карап торсаң, гел дүрт күзле дип торасың. Күзләре шундый ягымлы, ут чәчеп торалар, борыны кечкенә генә, кап-кара, муенында ак бау төсле йоны бар, салкында өшемәс өчен дигән кебек аяк тәпиләренә кызыл-сары төстә итек кигән диярсең.

 

Фәрит абый аны кулына алу белән көчек нәзек генә койрыгын төрле якка селкетә башлады, кызыл, жылы йомшак теле белән кулларын ялап алды. Күренеп тора, көчек баласы Фәрит абыйны бик яратты.

 

Фәрит абыйаны йомшак паласка бастырып куйды да, икенче кәрҗинне ачып жибәрде. Анда  йомарланып беткән мәче баласы ята иде. Мәче баласы кап-кара, күзләре яшел, моңсу, түшендә ак түшлек кигән кебек ак табы бар, үзе исә туп сыман түп-түгәрәк. Ашыйсы килүдән ахрысы тыныч гына “Мяууу!” диде, ә тавышы үзе яныннан да китмәде.

 

Мәче баласын да Фәрит абый кулына алды. Шундый йомшак, шундый җылы иде. Көчек баласы янына паласка куйды да, кузәтә башлады. Бу ике ятимне нишләтим инде дигәндәй, озак вакыт аларга карап торды. Көчек баласы мәче  баласын үз итте, битеннән ялап алды, ә мәче баласы исә бик коры булырга ошап тора, уң тәпие белән көчекне бәреп жибәрде, көчек hаман саен дуслашырга тырышты...

 

Фәрит абый аш булмәсенә кереп сөт кайнарлады, ике кәсәгә тигез итеп бүлеп кунакларны алырга кунак  бүлмәсенә юнәлде. Ике җан иясе ашыга-ашыга сөтне ялтыратып да куйдылар, рәхмәт әйткән төсле Фәрит абыйның аякларына сырпаландылар. Фәрит абый ялгыз булганлыктан, аларны узендә калдырырга булды. Балалары бик еракта, еш кайта алмыйлар, тормыш иптәше вафат булганга ике ел, ялгызлыктан арыган Фәрит абыйга бу кунаклар бик куңеленә ошадылар. Ул аларны беркемгәдә бирмәде, үзендә калдырырга булды, иптәш булырлар картлык көнемдә, дип уйлады.

 

Көчек баласына Акбай дип исем бирде, ә мәче баласына Мырау дип дәште. Өчәүләп бик матур итеп яши башладылар. Көн үсәсен төн үстеләр йорт хайваннары. Акбай белән Мырау бик дус яшиләр: берсен-берсе хөрмәт итеп, юл биреп, бүлешеп ашадылар, яшел чирәмдә тәгәрәшеп көннәр буе уйнадылар. Фәрит абый яңадан яши башлаган төсле булды. Көн саен кибеттән сөт, икмәк алып кайтты, көн сүрелгәч кармак белән балыкка барды, Акбай аны озатты,  каршылады, ә кайчакта бөтенләй көтеп үк торды. Шулай матур, тыныч гына ямьле җәй үтеп китте.

 

Салкын, яңгырлы көз килеп җитте, көннәр шыксыз ямьсезләнде, күк йөзен кара болытлар каплады. Туктаусыз яңгырлар башланды, көннәр салкынайтты. Көннәрдән бер көнне Фәрит абый бик нык авырып китте, аңа салкын тиде, тамагыннан ризык үтмәде. Акбай белән Мырау кайгыга төштеләр. Алар үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр булдылар. Мырау тычканнар тота башлады, Акбай күршеләрдән сөяк, ризык калдыкларын ташыды. Шулай бер атна вакыт үтеп китте. Фәрит абый берничек тә савыга алмады. Ул Мырау белән Акбайны чакырып кертте дә:

– Дусларым, урманнан миңа җиләк, бөрлегән яфраклары жыеп алып кайта алмассызмы? Әллә шуларны кайнатып эчсәм, хәлем бәлки жиңеләер иде, - диде.

– Барабыз, бабакай, әлбәттә, барабыз. Синең өчен урманга барырга да курыкмыйбыз, - диделәр дә алар, Аллага тапшырып, юлга җыендылар. Үзләре югыйсә, бу яфракларны танымыйлар да.

Яңгырлы, салкын көн була. Җил үтәли кереп тәнне өшетә. Агачлар дулавы күңелне шомландыра. Көзге көн караңгы hәм куркыныч булса да, дуслар җитәкләшеп юлга кузгалалар.

Бик озак баргач урманга килеп җитәләр. Урмандагы  агачларның яфраклары коелып беткән, үләннәр кибеп ауганнар, тирә-як караңгы, юеш, дымсу. Кайтаваз булып җил генә агачтан агачка бәрелеп-сугылып йөри. Ике дус барлык батырлыкларын җыеп урман эченә юл тоталар. Көзге пычрак сукмак буйлап баралар болар, баралар, каршыларына куян килеп чыга.

– Төнгә каршы кая юл тоттыгыз, курыкмыйча? Аю килеп чыкса, икегезне дә ашар, кайтып китегез, - ди.

– Юк, кирегә борылмыйбыз. Беребезне ашаса, икенчебез исән калыр. Безнең хужабыз бик каты авырый, безгә җиләк, бөрлегән яфраклары кирәк,  - дип  җавап кайтарган  Мырау.

– Ә Сез, бу яфракларны таныйсызмы соң?

– Танымыйбыз, бәлки син безгә ярдәм итәрсең?

– Мин бер аланлыкны беләм, анда яфраклар һаман да яшел, әйдәгез шунда барыйк.

Болар өчәүләп шул аланга юл тотканнар. Аланга килеп җитсәләр, куак төбендә аю йоклап ята икән. Шыпырт гына куян яфраклар җыя башлый, Акбай белән Мырау да куяннан калышмый кәрҗиннәренә яфракларны тутыралар икән. Шулчак Мырау гөлҗимеш инәләренә китереп баса һәм ачы тавыш белән кычкырып җибәрә. Куян куаклар арасына поса, Мырау җирдә аунап ята, Акбай катып кала. Аю йокысыннан уянып та китә hәм калын тавыш белән:

–Кем монда минем тынычлыгымны бозып йөри? Кем бар анда? Хәзер тотып ашыйм, - дип Мырауга якыная башлый. Мәче баласы куркуыннан башын яшерә, үлемем шушы җирдә икән дип уйлый.

Шулчак Акбай аю каршына йөгереп килә:

– Тимә минем дустыма, аны ашаганчы мине аша, аның минем хуҗамны дәвалыйсы бар. Менә шушы яфракларны кайнатып чәй эчсә, безнең Фәрит абый аякка басачак,- ди.

– Күрәм, син бик батыр көчек?

– Әйе, мин синнән курыкмыйм, - дип горур гына атлап аю каршысына килеп баса, ә үзенең исә кечкенә генә йөрәге менә чыгып китәм, менә чыгып китәм дип леп-леп тибә.

– Ярар, мин сиңа да, дустыңа да тимим. Изге ният белән безнең урманга килгәнсез икән, әйдәгез мин дә сезгә ярдәм итим, - ди.

Шулай итеп болар дүртәүләшеп бер кәрҗин дару үләннәре җыялар. Кайтыр юлга кузгалалар. Аю күчтәнәч итеп бер савыт бал да ала. Мырау кайтканда эчтән генә бик сөенә, шундый яхшы дусты булуы белән горурлана. Бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә кайткач, кайтыр юл да бик кыска була.

Таң беленә башлаганда дуслар бергәләп кайтып җитәләр. Фәрит абый тәмам хәлсезләнеп ята. Мырау тиз генә чәй куеп җибәрә, Акбай белән куян өстәлгә чәй тәмнәре куялар. Бергәләшеп күчтәнәч балы белән чәй эчәргә утыралар. Шушы көннән соң Фәрит абый савыга башлый, аягына баса.

Дуслык, бердәмлекнең көче Фәрит абыйны үлем тырнагыннан тартып ала. Фәрит абый тугры дуслары белән бик озак тату гомер кичерә. Шуның белән әкият тә тәмам.

                                                      Тугры дуслар янда булганда,

                                                      Яшәүләре рәхәт бу дөньяда.

                                                      Кукләр аяз, тыныч тормышларда

                                                      Яшәргә язсын барчабызга да.

Харисова Адилә Ильфат кызы, 5А сыйныф, Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев