Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Акбай (әкият)

Акбай берсеннән-берсе матур дүрт эт баласы алып кайткан.

Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Алар бик-бик озак гомер кичергәннәр. Балалары төрлесе төрле якка таралашып беткәннәр. Әби белән бабайның бар куанычлары булып Акбай исемле эт калган. 

Көннәрдән бер көнне Акбай берсеннән-берсе матур дүрт эт баласы алып кайткан. Алар шулкадәр шук, тиктормас булганнар. Әби белән бабай аларны туйдырып җиткерә алмаганнар һәм күрше авылда яшәүче олы кызларына илтеп куйганнар.

Акбай анага үзенә генә бик күңелсез булып калган. Әби белән бабай ничек кенә тәмләп сыйласалар да, файдасын күрмәгәннәр. Акбай көннән-көн ябыккан, хәлсезләнгән. Бер көнне каникулга дип әби белән бабайның оныклары шәһәрдән кайтып төшкәннәр. Алар ана этне бик тә кызганганнар, әби белән бабасына балаларын алып кире алып кайтуны ялварганнар. 

— Акбайның көчекләрен ападан тиз арада барып алырга кирәк, аның да үз көчекләрен үзе иркәләп яратып үстерәсе килә. Ул үзенең көчекләрен сагынуга түзә алмыйча шулай авыруга сабышкан, — дигәннәр балалар. 
Әби белән бабай уйга калалар, алар бит Акбайны шулкадәр нык сагына дип уйламаганнар һәм көчекләрне алып кайтырга ризалашканнар. 

Икенче көнне үк оныклары күрше авылдан көчекләрне алып кайтып куйганнар. Аларны күрү шатлыгыннан, Акбай нишләргә дә белмәгән. Тиз арада терелеп киткән.

Әби белән бабай бу хәлне күреп сөенгәннәр, оныкларына рәхмәтләр укыганнар.

Фәния Дәүләтшина, Казан шәһәре, 134нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев