Көмеш кыңгырау

Ак карга ничек каралган?

Борын-борын заманда, җылы якларда яшәгән, ди булган, ди ап-ак төстәге карга.

Яз җиткәч, сыерчыкларның үзара серләшкәнен тыңлап торган бу. «Без көннәр  җылыткач үзебезнең туган якларга кайтып китәбез», – дип ак каргага да сөенечләрен әйткәннәр. Ак карга берничә көн уйланып йөргән дә сыерчыкларга алар белән очасы килүен әйткән. Сыерчыклар бик тиз ризалашаларканнар, ләкин кисәткәннәр: «Безнең туган якта салкын көннәр дә була, чыдам булырга кирәк», – дигәннәр. Ак карга: «Түзәм, түзәм, ияртегез генә», – дип ризалашкан.

Кошлар юлга кузгалган, берникадәр вакыттан алар туган якларына кайтып җиткәннәр. Ак карга башта гаҗәпсенеп йөргән: «Ияләштем генә сыерчык бураннары килеп, кар явып, көннәр салкынаеп китте», – дип борчылган. Ак карга салкынга түзә алмый, үз-үзен кая куярга белмәгән.

Бер өйдә, бер әби мичкә ягып ипи салган. Төтенгечтән  төтен чыкканын күреп ак карга шунда килеп кунган. «Кара әле, монда бик җылы икән, шунда гына утырып торыйм әле?» – дигән ул. Ләкин, кинәт аның тәпие таеп киткән дә, ул төтенгечкә егылып төшкән һәм корымга буялган. Карга көч-хәл белән кире күтәрелгән. Ләкин ул ак тугел, ә кара карга булып чыккан. Сыерчыклар моны күреп көлешкәннәр. Шул вакыттан кара карга дигән кошлар барлыкка килгән, ди.

Румия Гараева, Актаныш районы, Актаныш 1нче урта мәктәбе, 4нче сыйныф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: